Барий (, Ba) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 2 төркем элементы. Тәртип номеры - 56. Гади матдә барий — йомшак, якшы чүкелүчән, селтеле металл, көмеш-ак төстә. Югары химик активлыгына ия; агулы.
Символы Барий элементының символы — Ba (Барий дип укыла).
Исеменең килеп чыгышы Атамасы — «авыр» сүзеннән алынган.
Тарихы Барий 1774 елда BaO оксиды рәвешендә Карл Шееле һәм Юһан Ган тарафынан ачыла.Барий . // Популярная библиотека химических элементов. — М.: Издательство «Наука», 1977..
1808 елда инглиз химигы Гери Дэви барийның дымлы гидроксидын терекөмеш катоды белән электролизлап, барий амальгамасын китереп чыгара; җылытканда терекөмеш парга әйләнеп беткәннән соң, анда металлик барий торып кала.
Табигатьтә Җир кабыгында барий массасы буенча 0,05 % тәшкил итә; диңгез суында барий — 0,02 мг/л. Барий актив селтеле металлар һәм минералларның кече төркемчәсенә керә. Төп минераллары: барит (BaSO4) һәм витерит (BaCO3).
Барийның сирәк очрый торган минераллары: цельзиан яки барий кыр шпаты (барий алюмосиликаты), гиалофан (катнаш калий һәм барий алюмосиликаты), нитробарит (барий нитратлар) һ.б.
Агулылыгы Барий һәм аның кайсыбер кушылмалары азыкта һәм суда ПДК-дән артып киткәндә агулы булуы ихтимал. Эчәргә яраклы суда барийның рөхсәт ителгән иң соңгы концентрациясе 0,7 мг/дм³ тәшкил итә. Рәсәйдә санитар-гигиеник нормативларга ярашлы зарарлы матдәләр токсикологик лимитлау билгесе буенча нормалаштырыла; хәвефлелек классы - 2 (хәвефлелеге югары матдәләр).
Шулай ук карагыз Микроэлементы
Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).
Сылтамалар Барий//Большая российская энциклопедия Барий на Webelements Барий в Популярной библиотеке химических элементов
Искәрмәләр
Төркем:Химик элементлар