Селен (, Se) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 16 төркем элементы. Тәртип номеры - 34. Атом массасы элемент 78,971(8)
Киселештә ялтыраучан, соры төстә (аллотроп формасы тотрыклы, тотрыксыз формалары — кызыл төснең төрле төсмерләрендә). Халькогеннарга карый. Металл түгел.
Символы Селен элементының символы — Se (Селен тип укыла).
Тарихы 1817 елда Й. Я. Берцелиус тарафыннан ачылган.
Берцелиус Готлиб Ган белән бергә күкерт кислотасында өлешчә кызыл, өлөшчә көрәнсу утырмаларын тикшергәннәр.
Тикшерүләрендә ул әлегә кадәр билгеле булмаган, сыйфатлары буенча теллурга охшаш металл таба. Теллур — Җир планетасының исеме, Берцелиус үзе әйтүенчә, аны шул аналогия нигезендә яңа матдәне Селен (Ай планетасы) дип атый (грек σελήνη)Цитирование по статье http://www.chemistry.narod.ru/tablici/Elementi/se/Se.htm
Үзенчәлекләре Селенның агулы булуы соңрак ачыкланган. 1954 елда селенның микроорганизмнар өчен биологик әһәмиятенең беренче билгеләре табыла.. 1957 елда имезүселәр биологияһында селендың мөһим роле асыклана..
1970-енче елларда үзара бәйсез ике энзим төркемендә селен барлыгы ачыклана, соңыннан аксымнарда селеноцистеин табыла
Исеменең килеп чыгышы Атамасы — Ай планетасыннан. Элемент табигатьтә аның белән химик яктан охшаш теллурның (Җир хөрмәтенә аталган) иярчене булуы белән бәйле.
Табигатьтә
Җир кабыгында селен нисбәте — 500 мг/т. Селен 37 минерал барлыкка китерә, алар арасында беренче чиратта ашавалит FeSe, клаусталит PbSe, тиманнит HgSe, гуанахуатит Bi2(Se, S)3, хастит CoSe2, платинит PbBi2(S, Se)3 булырга тиеш. Сирәк кенә селен самородогы очрый. Төп сәнәгать әһәмиятенә сульфид ятмалары ия. Сульфидларда селен микъдары кадәр тирбәлә. Диңгез суында селен концентрациясе Riley J.P., Skirrow G. Chemical Oceanography. Vol. I, 1965.. Кавказ Минераль суларында селен тәшкиләтле чыганак барhttp://светоносная.рф/index_htm_files/protocol.pdf .
Искәрмәләр
Әдәбият Селен// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 23-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).
Сылтамалар Селен//Большая российская энциклопедия Селен на Webelements Селен в Популярной библиотеке химических элементов Селен на сайте Петера ван дер Крогта
Төркем:Химик элементлар