Тимур Какохо, Тимур Геннадий улы Какохо (Тимур Геннадиевич Какохо, 1991 елның 18 декабре, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан) – юрист, «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе (2018 елдан). ТР Иҗтимагый палатасының Хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый контроль комиссиясе җитәкчесе. Какохо Тимур Геннадиевич. Общественная палата Республики Татарстан Россия Иҗтимагый палатасы составында Татарстан вәкиле (2023 елдан). В Общественной палате РТ выбрали нового представителя в ОП России. Бизнес-Онлайн, 10.03.2023

Тәрҗемәи хәле 1991 елның 18 декабрендә Казанда туган. «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын (бик яхшыга, 2014), К(И)ФУ юридик факультетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы аспирантурасын «Тикшеренүче. Укытучы-тикшеренүче» квалификациясе белән (2017 ел) тәмамлаган. РФ ЭЭМ каршындагы МГИМО Бизнес һәм халыкара компетенцияләр мәктәбендә (2020, 2021), Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (2021) квалификация күтәрү курсларын тәмамлаган. Тимур Какохо ― өч тапкыр Британиянең «Оксфорд - Россия фонды» (Oxford-Russia Fund) хәйрия оешмасы стипендиаты (2011-2014 еллар), Татарстан Республикасы халкының хокукый мәгърифәте буенча рус телендә чыккан берничә мәгълүмати брошюра авторы.

Хезмәт юлы 2012 елда – «Абада плюс» ҖЧҖ юрист ярдәмчесе. 2014-2015 елларда – «Тереклек дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге» ДБУ юристы. 2015 елда – «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге юрисконсульты. 2017-2018 елларда – Татарстан Республикасы халкының хокукый мәгърифәтен үстерүгә ярдәм итү фонды рәисе. 2017-2018 елларда – Казан шәһәр Думасы депутаты ярдәмчесе. 2018 елдан хәзерге вакытка кадәр ― «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге () башкарма комитеты рәисе.

Иҗтимагый эшчәнлеге 2014-2016 елларда – «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы рәисе. 2016 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты каршындагы Экспертлар советы әгъзасы. 2019 елдан – Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы. 2020 елдан – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы. 2020 елдан – Татарстан Республикасы Биектау районы Красносельский (Биектау тимер юл станциясе бистәсе) авыл җирлеге депутаты. Кандидат Какохо Тимур Геннадиевич (18.12.1991). Выборы России 2022 Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын тәмамлаучылар ассоциациясе Советы әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре ТР Юстиция министрлыгының Рәхмәт хаты (2011), РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Рәхмәт хаты (2013), РФ Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты (2019), РФ Иҗтимагый палатасының Мактау грамотасы (2020), Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2020), Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы (2021), Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2021).

Шәхси тормышы Биектау районы Урманчы бистәсендә яши.

Искәрмәләр

Сылтамалар Какохо Тимур Геннадиевич. Министерство юстиции Республики Татарстан Какохо Тимур Геннадиевич. ТРО АЮР - Татарстанское региональное отделение Ассоциации юристов России Какохо Тимур Геннадиевич. Рәсми Татарстан

Төркем:Әлифба буенча юристлар Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре