Рөстәм Маликов, Рөстәм Гали улы Маликов (1949 елның 20 июле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Минзәлә районы, Бикбау) ― җырчы (лирик-драматик тенор), музыкант, Башкортстан АССР атказанган (1984), Татарстанның халык (1994) артисты. 2011 елдан Казан дәүләт мәдәният институты доценты, 1988-2011 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең, 1980-1988 елларда Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең солист-вокалисты.

Тәрҗемәи хәле 1949 елның 20 июлендә Татарстан АССР Минзәлә районы Бикбау авылында туган. Әтисе башка гаиләгә киткәч, ике апасы белән бергә әнисе тәрбисендә үскән.

Яшь чактан үзешчән сәнгатьтә катнаша. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Читада ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтә, аннары Казанга килә һәм музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә (Михаил Федорович Кольцов, Лилия Ивановна Гафенко классы). Училищены тәмамлагач, Казан консерваториясенә укырга керә (РСФСР халык артисты З. Г. Хисмәтуллина курсы) һәм аны 1980 елда тәмамлый. Югары музыкаль белем алганнан соң, Уфага китә, анда 1980-1988 елларда Башкорт филармониясе солисты булып эшли, җырчы буларак таныла. Бу вакытта композиторлар Рәүф Мортазин, Хөсәен Әхмәтов, Рим Хәсәнов белән хезмәттәшлек итә, педагог-концертмейстер Радик Хәбибуллин белән эшли, иҗади эзләнүдә була һәм концерт репертуары туплый. 1988 елда Казанга әйләнеп кайта, Татар филармониясе каршындагы музыкаль-әдәби лекторийның әйдәүче вокалисты һәм А. И. Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры солисты була, анда 2011 елга кадәр эшли. 2011 елдан – Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате факультетының ялгыз җырлау кафедрасы укытучысы, доцент гыйльми дәрәҗәсе бар. Гастрольләрдә йөри һәм концерт программаларын яздыра, музыкаль фестивальләрдә һәм мастер-классларда катнаша.

Җырчының тавышы – лирик-драматик тенор. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, җырчыга табигатьтән сирәк очрый торган матур, көчле экспрессив тавыш янәшәсендә югары профессиональлек тә бирелгән. Аның талантына РСФСР халык артисты Илһам Шакиров югары бәя биргән.. Мультиинструменталист, аерым алганда курайда уйный. Маликовның репертуары киң һәм төрле, ул камера-вокаль музыкасын, Көнбатыш Аурупа һәм рус классикларының операларыннан арияләрне, хәзерге заман рус һәм чит ил композиторларының әсәрләрен үз эченә ала. Аерым алганда, Альфред («Травиата», Дж. Верди), Рудольф («Богема», Дж. Пуччини), Ленский («Евгений Онегин», П. Чайковский), Германн («Пиковая дама», П. Чайковский), Левко («Майская ночь», Н. Римский-Корсаков), Җәлил («Җәлил», Н. Җиһанов), Салават («Салават Юлаев», З. Исмәгыйлев) арияләре, М. Глинка, П. Чайковский, С. Рахманинов романслары, рус, украин, итальян халык җырлары, илебез композиторларының җырлары. Җырчының репертуарында татар («Туган тел», «Рәйхан», «Кара урман») һәм башкорт («Азамат», «Кара юрга», «Уралым» һ.б.) халык җырлары мөһим урын алып тора. Татар композиторларының, аерым алганда, С. Сәйдәшев, Җ. Фәйзи, М. Мозаффаров, Р. Яхин, Ә. Бакиров, С. Садыйкова, Р. Ениикеев, Р. Әхиярова вокаль музыкасын башкара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1984 – Башкортстан АССР атказанган артисты 1994 – Татарстанның халык артисты

Шәхси тормышы Беренче никахы – Гүзәл Исмәгыйль кызы Гузель Маликова ВКонтакте (1960), җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм артисты. Уллары ― музыкант-мультиинструменталистлар. МусаМуса Малик ВКонтакте, җырчы, саксофончы (Алмания); Гайсә Гайса Маликов ВКонтакте, гобойчы, баянчы. Гайсәнең хатыны Ильвира Кичә Гайсә Маликовның никахы булган, Германиядән Муса да кайткан. Матбугат.ру Гүзәл һәм Рөстәм Маликовларның улы өйләнде. Татар-информ, 2.10.2026. Икенче никахы (2023 елдан) – Ләйсән Минзәки кызы Маликова, 1978 елның 24 октябрендә Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында туган; 1нче категорияле чит телләр һәм татар әдәбияты укытучысы. Уллары ― Артур. Табип. КДМУны анестезиолог-реаниматолог белгечлеге буенча тәмамлаган.

Искәрмәләр

Әдәбият

Маликов Рустам Галиевич / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан, 1998. — С. 338. — 703 с. — ISBN 0953065030. Салитова Ф. Ш. Маликов Рустам Галиевич / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Татарская энциклопедия. — Казань: Институт Татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан, 2008. — Т. 4: М — П. — С. 43. — 768 с. — ISBN 5902375050. Шакирзянов М. А. Рустем Маликов: «Пылай, о певец, в негасимом огне вдохновения…» // «Пусть звезды опять нам назначат свиданье…»: интервью и очерки разных лет. — Казань: Издательство «Печать-Сервис XXI век», 2018. — С. 135—137. — 265 с.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:ССРБ җырчылары Төркем:Россия җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:XX гасыр җырчылары Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:БАССР атказанган артистлары Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казан музыка училищесын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Башкортстан дәүләт филармониясе Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт филармониясе Төркем:Казан мәдәният институты укытучылары Төркем:Тенорлар