Яр Чаллы филармониясе, «Яр Чаллы шәһәре филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе () ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче дәүләт карамагындагы мәдәният учреждениесе. Гамәлгә куючы (2015 елның 18 сентябреннән) ― Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге.Муниципальное бюджетное учреждение культуры «Набережночелнинская филармония». checko.ru
Тарих
Филармония буларак 2005 елдан бирле эшли. 2006 елның 6 маенда Россия федераль салым хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча инспекциясендә рәсми теркәлү узган. МБУК "Набережночелнинская Филармония" Набережные Челны (ИНН 1650127743) Берничә мәртәбә исемен һәм адресын алмаштырган. 2022 елның 16 декабреннән директор ― Нәфисә Исхак кызы Әхмәтшина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2006), 2008 елдан 4нче балалар музыка мәктәбен җитәкләгән МАУДО «Детская музыкальная школа № 4» / Набережные Челны. Управление информационной политики и по связям с общественностью Филармонию в бывшем здании «Мастеровых» возглавила основательница «Мизгел». «Вести КАМАЗа», 16.12.2022. 2016 елның сентябреннән – Галина Николаевна БамбуроваГалина Бамбурова. ВКонтакте, аңа кадәр – Александр Алексеевич Серяпин оешма җитәкчесе булган.
Төп эшчәнлек башкару сәнгате өлкәсендә алып барыла. Оешма структурасына әлегә кадәр автошәһәр мәктәпләрендә цирк программалары ― күчмә тамашалар күрсәтү белән шөгыльләнүче цирк труппасы кергән.
Соңгы тапкыр 2022 елның сентябрендә үзгәртелгән.
Бина Филармония 2022 елның ноябреннән Яр Чаллының Чулман проспектында махсус төзелгән яңа бинага күчкән «Мастеровые» рус драма театрының иске бинасына (Академик Рубаненко урамы, 7 (3/18) урнашкан. Филармония, которая переехала в старое здание «Мастеровых», оказалась цирком. chelny-biz.ru, 22.11.2022 Анда күчкәнче, оешма күпфатирлы торак йортта (423821, ТР, Яр Чаллы шәһәре, Татарстан ур., 9нчы йорт, подъезд 33) урнашкан булган.
Искәрмәләр
Сылтамалар Набережночелнинская филармония
Моны да карагыз Казан шәһәр филармониясе
Төркем:Филармонияләр Төркем:Яр Чаллы оешмалары Төркем:2005 елда барлыкка килгәннәр