Рабигыль-ахыр ( раби‘ әл-ахир - "соңгы яз", яки ربيع الثاني раби́' әс-са́ни (гарәп. — икенче яз)) — Һиҗри тәкъвимнең дүртенче аеРабигылахыр — ай елының дүртенче ае исеме. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 475..

ҺМБеренче көнАхыргы көн1431201017 март14 апрель14322011  6 март  4 апрель1433201223 февраль23 март1434201311 февраль12 март14352014  1 февраль  1 март1436201521 гыйнвар19 февраль1437201611 гыйнвар  9 февральРабигыль-ахыр ае

Башы Һиҗри тәкъвим ай календаре буенча төзелә һәм айлар күктә яңа ай сызыгы барлыкка килүе белән башланып китә. Ай елы Кояш елыннан 11,5 көнгә кыскарак булганлыктан, Рабигыль-ахир ел саен 11 яки 12 көнгә иртәрәк килә. Вакыйгалар:1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30

1 көне

Һиҗринең 11нче елы (632 ел, 27нче июнь) — Усама ибне Зәед җитәкчелегендәге мөселман гаскәре Хәлифәт чикләрен румлылар һөҗүменнән саклау өчен Гарәбстан ярымутравының төньягына чыгуы. Һиҗринең 1046нчы елы (1636 ел, 2нче сентябрь) - фарсылар Мәхрән сугышында госманлыларны җиңә.

3 көне

Һиҗринең 125һнче елы (1835 ел, 28 июль) — Мөхәммәт Гали патша Мисыр музее һәм Борынгы әйберләр хезмәте төзү турында боерык чыгара.

11 көне

Һиҗринең 561нче елы (1166ел, 21 февраль) - Багдадта 91 яшендә бөек Ислам әһеле, мөгаллим, мулла шәех Габделкадыйр Гыйләни вафат була.

19 көне

Һиҗринең 583нче елы (1187 ел, 4 июль) — Хәттин янында сугыш. Бу көнне Сәлахетдин солтан җитәкчелегендә мөселман гаскәрләре (аны ауропалылар Саладдин дип тә атыйлар) Фәләстиндәге Хәттин дип аталучы урында тәре йөртүчеләр өстендә җиңү яулый.

27 көне

Һиҗринең 1033нче елы (1624 ел, 10 декабрь) - бөек галим һәм укытучы Әхмәд Сирхинди вафат була, аны Раббани имам исеме астында да беләләр. Шулай ук аны Мөҗәдид әлфи әс-саный, ягъни икенче меңъеллыкның иманын яңартучы дип атыйлар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Һиҗри