«Изге» Иоа́нн Па́вел II (, ; интронизациягә кадәр — Ка́роль Ю́зеф Войты́ла, ; , Вадовице, ул чакта Краков воеводалыгы, хәзер Кече Польша воеводалыгы, Польша — , Ватикан) — рим папасы, Рим католик чиркәвенең 1978 елның 16 октябреннән алып 2005 елның 2 апреленә кадәр җитәкчесе. 2011 елның 1 маенда Бенедикт XVI тарафыннан әүлияләр исемлегенә кертелгән, 2014 елның 27 апрелендә Франциск тарафыннан изгеләштерелгән.

1978 елда 264 нче папа Иоанн Павел II соңгы 455 ел эчендә сайланган беренче италияле булмаган рим папасы, иң яшь понтификларның берсе һәм беренче славян канлы папа булды.

Идарә итү озынлыгы буенча Иоанн Павелдан Апостол Петр һәм Пий IX (1846—1878) гына алдарак. Аның варисы итеп алман кардиналы Йозеф Ратцингер сайланды, соңгысы исә Бенедикт XVI исеме белән идарә итте.

Тормыш юлы Балачак

Кароль Юзеф Войтыла Краков тирәсендәге Вадовице шәһәрендә поляк армиясе поручигы һәм мөгаллимә гаиләсендә туган. Аңа 8 яшь булганда, аның әнисе вафат була, ә 12 яшендә ул абыйсын югалта.

Яшьлегендә театр белән кызыксына һәм актер булырга хыяллана. 14 яшендә мәктәп драма түгәрәгендә уйный башлый, шул чорларда ук «Король-Рух» исемле пьеса яза. Кароль мәктәпнең Мәрьям җәмгыятен җитәкли. 14 яшендә Ченстохов Алла Анасы иконасы янына, Ченстохов шәһәренә зиярәт кыла. 1938 елда ул мира сөртү тылсымын кабул итә һәм урта белем алуын тәмам итә. Яшьлек Кароль яхшы укый. 1938 елда лицейны тәмамлап, Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан ул Краковтагы Ягеллон университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. Шул ук чорда «Студия 38» исемле театр түгәрәге әгъзасы була. Алман оккупациясе чорында, Алман иленә куылудан качып, ул укуын калдыра һәм Краков тирәсендә таш вата, соңрак Solvay компаниясенең химия заводына күчәHis Holiness John Paul II. Short Biography // vatican.va .

1942 елда Кароль Войтыла яшерен Краков дини семинариясенең гомуми белем курсларына языла. Шул ук чорда ул яшерен рәвештә эшләгән «Рапсодик театр» оештыручыларының берсенә әйләнә. 1944 елда Краков архиепискобы (әрхәрәе) кардинал Стефан Сапега куркынычсызлык чараларын күреп, Войтыланы башка семинаристлар белән бергә әрхәрәй сараендагы епархия идарәсенә эшкә ала. Кароль монда сугыш ахырына кадәр эшли. Яшь чагында ук Войтыла полиглотка әйләнә һәм 11 телдә җиңел сөйләшергә өйрәнә – туган теле поляк теленнән кала, ул словак, рус, украин, белорус, итальян, француз, испан, португал , алман һәм инглиз телен белгән. Рухани буларак, әлбәттә, латин телен камил дәрәҗәдә куллана алган. Чиркәүгә хезмәт итү

1946 елның 1 ноябрендә Кароль Войтылага руханилык йөкләнелә һәм берничә көннән соң, ул, рухани гыйлемен дәвам итәр өчен, Римга китә. 1948 елның июнендә Папаның «Ангеликум» халыкара Атенеумында XVI гасыр испан мистигы, кармелитлар орденының реформаторы изге Хуан де ла Крус әсәрләре буенча докторлык диссертациясе яклый. Соңрак ул Польшага кайта һәм июль аенда аны Негович авылы мәхәлләсе остазының ярдәмчесе итеп билгелиләр. Шул ук елның декабрендә Ягеллон университетының Академик сенаты Войтылага Римда бирелгән дипломны дөрес дип таный һәм аңа доктор дәрәҗәсен бирә. 1949 елның августында исә аны Краковтагы Изге Флориан мәхәлләсе рухание ярдәмчесе итеп куялар, ләкин 1951 елның сентябрендә ул университет укытучысы вазифасына имтиханга әзерлек сәбәпле эшеннән вакытлыча азат ителә. Университет эшчәнлеге 1953 елда Войтыла Ягеллон университетының теология факультетында христиан этикасын алман фәлсәфәчесе Макс Шелерның (1874-1928) этика системасыннан чыгып нигезләү мөмкинлеге хакында диссертация яклый. Шуннан соң ул университетта этика һәм әхлакый теологияненравственное богословие укыта башлый, ләкин тиздән Польшаның коммунистлар хөкүмәте факультетны яба һәм белем бирүне Краков дини семинариясенә күчерергә мәҗбүр булалар. Шул ук чорда Войтылага Люблин католик университетында укытырга тәкъдим ясыйлар һәм 1956 елның ахырында ул этика кафедрасын җитәкли башлый. Епископ, әрхәрәй һәм кардинал 1958 елның 4 июлендә папа Пий XII Войтыла атакайны Краков архиепископлыгының викарий-епискобы һәм Омби титуляр епискобы итеп билгели. 28 сентябрьдә аның епископ дәрәҗәсенә йөкләү үткәрелә. 1962 елның 16 июлендә Архиепископ (әрхәрәй) Эугениуш Базякның вафатыннан соң ул Краков архиепископлыгының капитул викарие итеп сайлана.

1962 һәм 1964 еллар арасында ул папа Иоанн XXIII җыйган Икенче Ватикан җыенының барлык дүрт сессиясендә дә катнаша. Ул иң яшь катнашучыларның берсе була һәм «Gaudium et Spes» руханилык конституциясен һәм дини ирек турындагы «Dignitatis Humanae» декларациясен әзерләүдә бик әһәмиятле роль уйный. Бу эшчәнлеге нәтиҗәсендә ул 1964 елның гыйнварында Краков митрополиты, архиепископ дәрәҗәсенә күтәрелә.

1967 елның 26 июнендә папа Павел VI Кароль Войтылага pro hac vice Сан-Чезарео ин Палатио чиркәү титулы белән кардинал-рухани дәрәҗәсен йөклиPope John Paul II. 1978 елның августында, Павел VI үлеменнән соң, Войтыла папа Иоанн Павел I сайланган конклавта катнаша, ләкин яңа папа 33 көннән соң вафат була.

Октябрь аенда тагын конклав җыела. Анда катнашучылар ике италияле намзәт – кадими карашлары белән билгеле Генуя архиепискобы Джузеппе Сири һәм либеральрәк карашта торучы Флоренция архиепискобы Джованни Бенелли тарафдарларына аерылалар. Ахыр чиктә Кароль Войтыла компромисслы намзәт булып кала һәм папа итеп сайлана. Тәхеткә утырганда Войтыла алдагы папаның исемен ала һәм Иоанн Павел II була. Иоанн Павел II, Рим папасы Иоанн Павел II 1978 елның 16 октябрендә, 58 яшендә папа була. Элеккеге папа кебек үк, ул үзенең вазифасын мөмкин кадәр гадиләштерергә тырыша, король атрибутларын бетерергә омтыла. Үзе хакында сөйләгәндә, ул, патшалар кебек, без дип әйтми, мин зат алмашлыгын куллана. Папа коронациядән баш тарта, аның урынына гади тәхеткә менү мессасы башкарыла. Ул папа тиарасын кими һәм һәрдаим үзенең Servus Servorum Dei (Алла колларының колы) дигән титулы аша башкарырга тиешле ролен ассызыклый. 1970-еллар 1979 ел 24 гыйнвар – Иоанн Павел II ССРБ тышкы эшләр министры Андрей Громыконы кабул итә. Бу чор өчен бу тиңе булмаган вакыйга, чөнки бу вакытта әле ССРБ һәм Ватикан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр әле урнаштырылмаган, өстәвенә, папаның коммунистлар идеологиясенә карашы һәм совет хакимиятенең католиклыкны сөймәве һәркемгә билгеле булган. 25 гыйнвар – папаның Мексикага рухани буларак сәяхәте башлана. Бу понтификның чит илләргә ясаган 104 сәяхәтенең беренчесе. 4 март – папаның беренче энцикликасы – Redemptor Hominis (турыдан-туры: «Кешелекне Йолып калучы») нәшер ителә. 6 март – Иоанн Павел II үзенең васыятен яза. Соңыннан ул аны вакыт-вакыт яңадан укып чыга торган була һәм берничә төзәтүне исәпкә алмаганда, васыять папаның үлеменә кадәр үзгәрешсез кала. 2 июнь – Войтыла Рим католик чиркәве башлыгы буларак беренче тапкыр туган иле Польшага килә. 28 июнь – понтификатның беренче консисториясе үткәрелә, 14 кардиналга кызыл башлыклар тапшырыла.

1980 елда Ватиканга рәсми белән инглиз патшабикәсе (Англия чиркәве башлыгы) Елизавета II килә. Бу тарихи очрашу була, чөнки күп гасырлар буена Британия патшалары һәм рим понтификлары арасында дошманлык саклана. Патшабикә Ватиканга дәүләт е белән килүче беренче Британия монархы. Һөҗүм итү 1981 елның 18 маенда Иоанн Павелның идарә чоры изге Петр мәйданында ясалган һөҗүм аркасында тәмамлана яза. Һөҗүмне «Соры бүреләр» исемле төрек уңчылары төркеме әгъзасы Мәхмәт Гали Агҗа ясый. Италиягә ул кеше үтереп һәм банклар талап хөкем ителгәч ябылган төрек төрмәсеннән качып эләгә. Агҗа папаның корсагын яралый һәм җинаять урынында ук кулга алына.

1983 елда папа тоткынлыкта булган Али Агҗа янына килә. Алар икәүдән-икәү калып әңгәмә коралар, ләкин бу сөйләшүнең эчтәлеге хәзер дә мәгълүм түгел.Очрашудан соң Иоанн Павел II сөйләшүләрнең сер булып калачагын һәм җинаятьчене гафу итүен хәбәр итә. 1980-еллар 1982 елда папа Ясир Арафәт белән очраша. 1983 елның 11 декабрендә Иоанн Павел II лютеран чиркәвенә кергән беренче папа була. 1986 елда исә папа апостол чорларыннан соң беренче тапкыр синагогага керә һәм яһүдиләрне сәламләп, аларны «өлкән кардәшләр - абыйлар» дип атый. 1986 елның 27 октябренә Ассизи шәһәрендә дөньяның төрле дин вәкилләре катнашында Бөтендөнья дога кылу көне үткәрелә. 1987 елда папа Чилига бара һәм Аугусто Пиночет белән очраша. 1989 елның 1 декабрендә понтифик Ватиканда совет лидерын – Михаил Горбачевны кабул итә. Иоанн Павелның тәрҗемәи хәлен язучы Джордж Ваагель бу вакыйга хакында: «Горбачевның Ватиканга килүе дәһри гуманизмның кешелек үсешенә альтернатива буларак капитуляция ясау акты» дип әйтә. Бу очрашу ССРБ һәм Ватикан арасындагы мөнәсәбәтләр өчен кискен борылыш була. 1990 елның 15 мартында Ватикан һәм Совет берлеге арасында дипломатик статуска ия рәсми мөнәсәбәтләр урнаштырыла. 1991 елда Россия, Беларусь һәм Казакъстанда католик чиркәү структураларын кире кайтару хакында документка кул куела. 1990-еллар 1992 елда понтификка эчәклектәге шешне алу буенча операция ясала. 1993 елның 30 декабрендә Ватикан һәм Исраил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла. 1994 елның 29 апрелендә папа душтан чыкканда егылып китә һәм бот сөягенең бер өлешен сындыра. Кайбер белгечләр фикеренчә, нәкъ шушы чорда папа Паркинсон авыруы белән җәфа чигә башлый. 1995 елның маенда Иоанн Павел II гә 75 яшь тула. Бу уңайдан ул иң якын киңәшчесе, Дин доктринасы конгрегациясе җитәкчесе кардинал Йозеф Ратцингерга бу яшькә җитү сәбәпле вазифасыннан китү хәерле булырмы-юкмы дигән сорау бирә. Үткәрелгән тарихи-теологик тикшеренүеннән соң Чиркәүгә эштән киткән папага караганда, картайган папаның якынрак һәм кирәгрәк булуы ачыкланаИоанн Павел II занимался самобичеванием. Иностранная пресса о событиях в России и в мире. Поиск по СМИ. Архив новостей. 1995 елның 21 маенда папа католикларның башка конфессия вәкилләренә карата кылган явызлыгы өчен гафу үтенә. 1996 елда папа Куба юлбашчысы Фидель Кастроны кабул итә. 1998 елда исә ул коммунистлар яшәгән Кубага рухани сәяхәтен башлый. Кастро белән Гаванадагы Инкыйлаб сараендагы очрашуда Иоанн Павел II Кубага карата булган икътисадый санкцияләрне сүгә, шул ук вакытта юлбашчыга 302 кубалы сәяси тоткыннардан торган исемлекне тапшыра. Бу очрашудан соң ил хакимияте берничә тоткынны азат итә, Раштуаны үткәрергә, яңа миссионерларга илгә керергә рөхсәт бирә. 1999 елда папа Иран президенты белән күрешә, нәтиҗәдә, Иран халыкара изоляциядән чыга башлый. Шул ук елны Рим понтифигы Румыниягә – правослау дәүләтенә сәяхәт ясый. 2000-еллар

2000 елда Иоанн Павел II АКШның иң зур бүләген – Конгрессның алтын медален ала. 2000 елның 12 мартында папа Mea Culpa – чиркәү әһелләренең гөнаһлары өчен тәүбә итү йоласын үткәрә. Шул ук елның 20 мартында ул Исраилгә бара һәм Иерусалимдагы Хәсрәт дивары каршында дога кыла. 2001 елның 4 маенда Афиналарда понтифик 1204 елны Константинопольне басып алган тәре йөртүчеләр өчен гафу үтенә. 2001 елда папа Димәшкъ мәчетенә керә. 11 сентябрь вакыйгаларыннан соң Иоанн Павел II Джордж Бушны нәфрәт һәм көчләү фикереннән баш тартырга чакыра. 2003 елда Ватиканга Владимир Путин килә. 2004 елның 27 августында Казанга Алла Анасы иконасы җибәрелә. 2005 ел

1 февральдә Иоанн Павелны ашыгыч рәвештә Рим хастаханәсенә салалар. 23 февральдә папаның соңгы китабы сатуга чыгарыла. 13 мартта папа хастаханәдән икенче кат чыга һәм Ватиканга кайта, ләкин пасха алдыннан булган чараларда катнаша алмый. 27 мартта Пасха мессасыннан соң понтифик Апостол сарае тәрәзәсеннән мәйданга җыелган кешеләргә мөрәҗәгать итмәкче була, ләкин бер сүз дә әйтми. 30 мартта папа халык алдында соңгы тапкыр күренә, ләкин җыелган кешеләрне сәламли алмый. 2 апрельдә Паркинсон авыруы, артрит һәм башка берничә авыру белән иза чиккән Иоанн Павел II 84 яшендә җирле вакыт буенча 21:37дә вафат була. Гомерең соңгы сәгатьләрендә аның өчен дога кылып, Ватиканда бик күп кеше җыела. 8 апрельдә җеназа үткәрелә, 17сендә матәм вакыты тәмамланып, папаның идарә чоры рәсми рәвештә тәмамлана. Иоанн Павелның шәхси мөһерен һәм балдагын ваталар һәм юк итәләр.

Эшчәнлек Антикоммунист