𐰇 - борынгы төрки әдәби әлифбаның рунасы, ул Орхон төрки язу һәйкәлләрендә очрый, заманча төрки телләрдә ө, ү һәм в (w) хәрефләренә (ХФӘда y, ø, w авазларына) туры килә. Гадәттә бүгенге төрки руник язуларда нәкъ бу руна, ә аның Енисей аналогы 𐰈 тарихи текстлар өчен кулланыла.
Беренче (тамыр) иҗектә 𐰇 рунасы языла, ләкин киләсе иҗекләрдә язылмый, тик соңгы ачык иҗектә языла.
𐰇 - рунасы нечкә төрки сүзләрдә кулланыла (алгы рәт сузыкларына карый).
2009 елдан Юникод 5.2 юрамасына кертелгән, Юникодта 𐰇 рунасы U+10C07 дип билгеләнгән: Юникод U+10C07 HTML-код & #68615; CSS-код \10C07 Мисаллар Борынгы төрки язмаларда аерым сүзләр ике ноктага охшаган махсус билге : белән аерыла, хәрефләр уңнан сулга языла.
𐰇𐰤 - өн, 𐰇 - рунасы беренче иҗектә языла.
𐰇𐰾𐱅𐰼𐰇 - үстерү, 𐰇 - рунасы беренче һәм соңгы иҗектә языла
𐰀𐰇𐰠𐰀𐰇 - әвәләү, 𐰇 - рунасы нечкә сүздә ү, ө һәм в хәрефләренә туры килә
𐰚𐰃𐰠𐰢𐰀𐰇 - килмәү
𐰾𐰇𐰘𐰇 - сөю
Борынгы төрки әлифбада күп сүзләр татарча да казакъча бертигез языла, бу үзлеге кирил һәм латин әлифбалары алдыннан өстенлек була.
Язу һәйкәлләре 𐰇 рунасы бөтен борынгы төрки язу һәйкәлләрендә очрый: Талас елгасы буенда табылган (Кыргызстан, аргу кабиләсе) Енисей елгасы буенда табылган (Көньяк Себер, Кыргыз каһанлыгы) Орхон елгасы буенда табылган (Көнчыгыш Төрки Каһанлык, Монголия) Алтайда табылган (Көнбатыш Төрки Каһанлык, Үзәк Азия) Орхон елгасы буенда табылган (Уйгыр каһанлыгы, Монголия) Турфанда табылган (Уйгыр дәүләте, Көнчыгыш Төрекстан) Лена елгасы буенда, Байкал янында табылган (курыканнар кабиләсе). Әдәбият
Аврутина А. С. Древнетюркские рунические памятники: Система письма и фонологическая реконструкция. — М.: URSS, 2011. — (136). — ISBN 978-5-354-01703-4. Ахатов Г. Х. Некоторые следы языка орхоно-енисейских памятников в диалекте западносибирских татар // Материалы Всесоюзного совещания по общим вопросам диалектологии и истории языка. Тезисы докладов и сообщений. — М., 1975. — С. 35—36. Батманов И. А., Арагачи З. Б., Бабушкин Г. Ф. Современная и древняя енисеика. — Фрунзе, 1962. — 252 с. https://unicode-table.com/ru/10C07/
Төркем:Борынгы төрки руналар