Раил Габдрахманов, Раил Наил улы Габдрахманов (1989 елның 11 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Базарлы Матак) ― танк ротасы командиры, капитан, Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы. Россия Герое (2022).
Тәрҗемәи хәле 1989 елның 11 августында Базарлы Матак авылында Лира һәм Наил Габдрахмановлар гаиләсендә туган. Энесе бар.. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән.
Әнисенең бертуган абыйсы Марат киңәше буенча үзенең киләчәген хәрби хезмәт белән бәйләргә була. Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлагач, Казан югары танк команда училищесына укырга керә. Әлеге уку йортын тәмамлаганнан соң, Новосибирск өлкәсенә җибәрелә. Биредә ул танк взводы командиры, майор дәрәҗәсенә күтәрелә. Хезмәт итү елларында Юрга (Кемерово өлкәсе) һәм Алейск (Алтай крае) шәһәрләрендә була. .
2012 елда Сембердә хәрби база шартлаганнан соң, шартламаган снарядларны зарарсызландыруда катнаша. Ул чакта күрсәткән каһарманлыгы өчен РФ Оборона министрлыгының белән бүләкләнә. 2016 елда РФ Оборона министрлыгының аңа Россиягә танк биатлонында катнашырга килгән чит ил командаларын әзерләгән өчен бирәләр.
2022 елның февралендә Раилне башка хәрбиләр белән беррәттән Украинада махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр. Бәрелешләрнең берсендә Раил Габдрахманов җитәкчелегендәге танк ротасы дошманның оборона чиген өзеп, бер торак пунктны азат итә һәм капитан экипажы каршы якның 5 танкын юк итә. Украина Кораллы көчләренең 15 солдаты үтерелә, торак пунктны алганнан һәм аннан соңгы контрһөҗүмнән соң – 2 танк юк ителә һәм «ике дистәдән артык» Украина хәрбие үтерелә. Бу гамәлләр өчен Суворов медале белән бүләкләнгән., РФ Оборона министрлыгының видеоязмаларында Әлки егетен «танклар яшене» дип атаганнар.
Алдагы сугышлар барышында Украина территориясендә, үз сүзләренчә, күперле кичү төзелеше белән шөгыльләнә, аннары беренчеләрдән булып елга аша уза һәм ике танк төркеме составында Украина тылына үтеп керә. Хакимиятләр белдерүенчә, кичүне дошман гаскәре юк иткәннән соң, Р. Габдрахмановның танк расчеты «соңгы снарядка кадәр» сугышкан. Батырлыгы өчен 10 августта Россия Герое исеме бирелә. Аңа әлеге бүләкне Россия Оборона министры Сергей Шойгу шәхсән үзе тапшырган. .
Бүләкләре Россия Федерациясе Каһарманы (2022) Суворов медале (2021), «Хәрби батырлык өчен» медале (2022), «Минадан чистарткан өчен» медале (2012), «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале (2016)
Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авыл җирлеге Советының 2022 елның 3 ноябрендә урам исемен алмаштыру турында кабул иткән карары нигезендә элекке Полевая урамына Раил Габдрахманов исеме бирелә. Базарлы Матакта урам исеме үзгәртелә. «Әлки хәбәрләре», 3.11.2022
Гаиләсе Алейск (Алтай крае) шәһәрендә хезмәт иткәндә өйләнгәнЛилия Гайнуллина. Россия герое Раил Габдрахманов: “Әни, син елама. Нык бул, бу – минем эшем". Шәһри Казан, 19.10.2022, улы Осман. 2018 елда Казанда хәрби ипотека буенча ике бүлмәле фатир сатып ала, түбәндәгеләрне билгеләп үтә: «армиядә минем күңелемә тотрыклылык хисе: даими хезмәт хакы алу, сәламәтлекне кайгырту һәм ныгыту, белем алу мөмкинлеге, үземнең дә, гаиләмнең дә урнашкан булуы якын».
Искәрмәләр
Сылтамалар
Лилия Гайнуллина. Россия герое Раил Габдрахманов: “Әни, син елама. Нык бул, бу – минем эшем". Шәһри Казан, 19.10.2022
Төркем:Шәхесләр:Россиянең 2022 елгы Украина хәрби чаралары Төркем:Танкистлар Төркем:Казан танк университетын тәмамлаучылар Төркем:РФ Каһарманнары