Балыклар йолдызлыгы ( — «зур балык»Хут — 1) диңгездәге бик зур балык; 2) кит балыгы; 3) зодиак тамгалары буенча 22 февральдән 22 нче март арасында булган вакыт. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 667.; бор. төрк. Balḯq,https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover шулай ук Хут йолдызлыгы; ) — Дәлү һәм Хәмәл йолдызлыклары арасындагы зур зодиак йолдызлыгы. Гадәттә аны «Төньяк Балык»ка (Андромеда астында) һәм «Көнбатыш Балык»ка (Пегас һәм Дәлү арасында) бүләләр. Хут йолдызлыгында язгы көн белән төн тигезлеге ноктасы урнашкан. Кояш 12 марттан 18 апрельгә кадәр Хут йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары сентябрь–октябрь айларында. Россиянең бөтен территориясендә күренә.

Йолдызлар Иң якты йолдызлар +3,6; +3,7 һәм +3,8 күренмә йолдызча зурлык белән.

Балыклар α — Әлришә ( — «бау»; ), икеле йолдыз, 139 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Йолдызның A әгъзасы +4,33 йолдызча зурлык, ә B әгъзасы — +5,23 йолдызча зурлык белән ялтырыйлар. Алар уртак масса үзәге тирәсендә 720 еллы период белән әйләнәләр.

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлыклар