Булат Ибраһимов ― Г. Камал театрында куючы рәссам (2002―2022). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2022) Булат Ибрагимов - заслуженный деятель искусств РТ! Театр Камала, 1.12.2022.

Тәрҗемәи хәле 1975 елда Чаллы шәһәрендә (вариант: Актанышта) туа. Әтисе Фаил Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов, театр режиссёры, әнисе Зилә, музыкантИбраһимов Фаил Мирзамөхәммәт улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 404нче бит.. 1991 – 1995 елларда Чаллы сәнгать училищесында (2007 елдан көллият) Ш. Мотыйгуллин, Л. Сафиуллин курсында укый. 1995 – 2000 елларда Санкт-Петербургның Театр сәнгате академиясендә белем ала.

Булат Ибраһимов Татарстанның күп кенә татар театрлары белән хезмәттәшлек итә. Әлмәт татар драма театрында ул Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Р.Кинҗәбаевның «Гүргә керер сер иде», З.Хәкимнең «Көзге романс» әсәрләрен сәхнәләштергәндә куючы рәссам буларак катнаша. Чаллы театрында «Язгы моңнар» (Ә.Гаффар), «Аты барның дәрте бар» (Н.Гаетбай), Минзәлә татар дәүләт драма театрында «Сихерче» (Н.Гыйматдинова) спектакльләрен бизи.

2001―2002 елларда – Казан дәүләт яшь тамашачы театрында баш рәссам. 2002―2022 елларда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында куючы рәссам Ибрагимов Булат Фаилевич. Театр имени Ленсовета, Санкт-Петербург.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2022 ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның 47 күренекле хезмәткәренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Татар-информ, 11.10.2024 Искәрмәләр

Сылтамалар Сәхнә журналы сайты.

Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Театр рәссамнары Төркем:Русия рәссамнары Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Шәхесләр:Камал театры Төркем:Яр Чаллы сәнгать көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Репин исемендәге институтны тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре