Рәшит Муса улы Мусин () – дәүләт һәм партиянең күренекле эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1979 —1982). Биография Рәшит Мусин 1927 елның 12 ноябрендә Башкорт АССР Топорнино районының Чәтрә авылында туа.
1950 елда Мәскәү энергетика инстиутын тәмамлый, җиде ел эчендә №1 Казан теплоэлектроцентраленең инженерыннан башлап директорга кадәр юлны узган. 1957 елда Татарстан икътисади административ районы ның партия комитеты сәркатибе булып сайланыла, 1958—1961 елларда – Татарстан икътисади административ районы халык хуҗалыгы советының партия комитеты рәисе урынбасары.
1961—1979 елларда – КПССның Казан шәһәре комитетының беренче сәркатибе; 1979 елдан КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе.
1982 елның 2 октябрендә инфаркттан вафат була. Казанның Арча зиратында күмелә.
Дәүләт бүләкләре Ленин ордены Октябрь Революциясе ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, һ.б. бүләкләр.
Истәлек Казанның Яңа Савин районында Мусин исемен йөртүче урам бар.
Тышкы сылтамалар Архивы России. Архивные справочники Архивная служба Республики Татарстан
Төркем:КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатипләре Төркем:Инженерлар Төркем:ССРБ Югары Шурасының Берлек Шурасында ТАССРдан депутатлар Төркем:СБКФ әгъзалары