Бу мәкалә фәлсәфи төшенчә турында. Психология фәнендәге терминның аңлатмасы өчен, Аң (психология) мәкаләне карагыз. Аң — тыштагы яки үз эчендәге берәр әйберне (объектны) тану сыйфаты яки хәле. Субъектлык, тану, сизгерлек, тәҗрибәне яшәү (сизү) яки хис итү мөмкинлеге, уяу булу, аерым бер шәхес булуны тою, һәм акылның контроль итүче система буларак билгеләнгән иде. Билгеләүдә очраткан кыенлыкларга карамастан, фәлсәфәчеләрнең күбесе аңның нәрсә булуын киң таралган уртак интуитив аңлауның барлыгы белән килешә. :en:Max Velmans һәм Susan Schneider язган The Blackwell Companion to Consciousness китабында белдерелгәненчә: «Билгеле бер мизгелдә таныганыбыз һәрнәрсә аңыбызның бер өлешен билгели; бу сәбәпле аңлы тою тәҗрибәсе бер үз заманда тормышыбызның иң таныш һәм иң серле аспекты булып тора.»

Рене Декарт һәм Джон Локк заманыннан бирле фәлсәфәчеләр аңнын табигатен аңларга һәм анын төп сыйфатларын билгеләргә торышалар. Аң фәлсәфәсендәге төп сораулар арасына керүче мәсьәләләр: төшенчәнең фундаменталь ышанычлылык (ингл.); аңны кайчан булса механистик (ингл.) юлы белән аңлатыла алыначагы; кешечел булмаган аңнын барлыгы һәм аны таный алу юллары; аңның тел белән бәйләнеше; менталь һәм физик халәтләр яки сыйфатлар арасында дуалистик (ингл.) аерманы таләп итмәгән юл белән аңны аңлау мөмкинлеге; һәм компьютер яки роботларның аңлы була алу мөмкинлеге.

Шулай ук карагыз

Акыл Акыл фәлсәфәсе

Искәрмәләр

Сылтамалар Anthropology of Consciousness Consciousness and Cognition Consciousness & Emotion Consciousness Studies at the Open Directory Project Journal of Consciousness Studies Psyche (ASSC) Quantum Mind Evolution and Function of Consciousness Alan Turing Year

Төркем:Игътираф Төркем:Когнитив нейрология Төркем:Когнитив психология

Төркем:Психик процесслар Төркем:Нейропсихологик бәяләү Төркем:Нейропсихология Төркем:Феноменология Төркем:Зиһен фәлсәфәсе