Анна Потапова, Анна Мөхәммәтҗан кызы Потапова (1950 елның 3 июне) ― Тыва Республикасы мәгариф ветераны, Россия Федерациясенең һөнәри-техник белем бирү отличнигы (1993), Россия Федерациясенең атказанган укытучысы (2004), Тыва Республикасы Башлыгы киңәшчесе (2013 елдан). Тыва Республикасы Мәгариф һәм фән министры (2010-2011 елларда). 2017 елда Тыва татар-башкорт берләшмәсен оештыручыларның берсе.

Тәрҗемәи хәле Тывага унбиш яшендә килә. Укытучылык буенча югары һөнәри белем алган. Кызыл шәһәрендә балалар бакчасында, интернат-мәктәптә, 14нче мәктәптә эшли. 1995 елдан 4нче һөнәри училище (хәзерге Тыва төзелеш техникумы) директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын башкара. Шул чорда Тыва парламентына (Югары Хуралга) депутат итеп күрсәтеләПотапова Анна Мухамеджановна. Энциклопедия кандидатов.

2010-2011 елларда Тыва Республикасы Мәгариф һәм фән министры сыйфатында Тыва мәгариф системасына җитәкчелек итә Долаана Салчак. Новый состав правительства Тувы: перестановки и сюрпризы. Центр Азии, № 48 (3―9.12.2010). А. М. Потапова министр постында һөнәри белем бирү системасын модернизацияли, мәктәпләрне Интернет челтәренә тоташтыра, белем бирү процессын компьютерлаштыра башлый Пути становления и развития Министерства образования и науки Республики Тыва. Журнал «Башкы», 08.11.2021.

2013 елның 21 мартыннан ― Тыва Республикасы Башлыгының мәгариф буенча киңәшчесе Указ Главы Республики Тыва от 21.03.2013 № 74. Сейчас.ру.

Тыва татар-башкорт берләшмәсе 2017 елның 12 маенда А. М. Потапова Тыва татар-башкорт берләшмәсе коммерцияле булмаган җәмәгать оешмасына нигез сала, юридик теркәлү уздыра, аның беренче җитәкчесе була Потапова Анна Мухамеджановна (ИНН 170100716349) (2018 елдан «Тыва татарлары һәм башкортлары ассоциациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Эльза Мөхтәбәр кызы Зиннәтова җитәкчелек итә Зиннатова Эльза Мухтабаровна (ИНН 170103012929)).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1990 – РСФСР мәгариф һәм фән министрлыгының һәм хезмәткәрләр профсоюзы Үзәк комитетының Мактау грамотасы 1993 – «Россия Федерациясенең һөнәри-техник белем бирү отличнигы» күкрәк билгесе 1998 – Тыва Республикасы Президентының Мактау грамотасы 2004 – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы 2010 – Тыва Республикасы Хөкүмәте рәисенең Мактау грамотасы 2015 – Россия һәм Тыва бердәмлегенең һәм Кызыл шәһәрен нигезләүнең 100 еллыгын билгеләп үтүче юбилей медале Глава Тувы: Сплоченность является самым главным фактором, который даст нам возможность в очередной раз быть сильнее. Тува-Онлайн, 2.11.2015

Искәрмәләр

Әдәбият Валерия Кан. Тувада күпме татар яши? «Гаилә һәм мәктәп», 2022 ел, № 10, 32-34нче бит.

Сылтамалар Валерия Кан. Татары в Республике Тыва. Татарский Мир. Яндекс-Дзен, 11.12.2021 Анна Потапова, Кызыл. ВКонтакте.

Төркем:Укытучылар Төркем:Шәхесләр:Кызыл Төркем:Тыва министрлары Төркем:Россия Федерациясенең атказанган укытучылары