«Мөнирә» мәчете () ― Башкортстан башкаласы Уфа шәһәренең Ленин районы Нижегородка торак районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенә керүче «Мөнирә» җирле ислам оешмасы карамагындаМестная мусульманская религиозная организация «Мунира» Ленинского района г. Уфы. Религии Башкортостана. «Мөнирә» мәчете – Уфа шәһәренең бу өлешендә бердәнбер мәчет.

Тарих Озын күл (Нижегородка күле) яр буенда төзелгән. «Мөнирә» мәчете «Уфа мөселман хатын-кызлары җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы рәисеУфа мөселман хатын-кызлары җәмгыяте җирле иҗтимагый оешмасы шәхси эшмәкәр Мөнирә Ләбиб кызы Байгилдинаның шәхси акчасына төзелгән. Авариядән соң, ул үзенә җәмгыять файдасына игелекле гамәлләр кылырга сүз бирә. «Мөнирә» мәчете бюджеты 30 млн. сум тәшкил иткән Мунира Байгильдина – «Меценат года».

Мәчет бинасы 100 кешегә исәпләнгән. Мәчет проектының авторы – Үзәк диния нәзарәтенең җәмигъ мәчете Лалә-Тюльпанның архитекторы булган, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1998) Лалә-Тюльпан мәчете ачылуга ун ел тулды. // Кызыл Таң.

Мәчет төзелеше 2002 елда башланган һәм 2011 елда тәмамланган.

Мәчетне ачу тантанасы 2011 елның 10 июнендә булган. Ачылу тантанасында мәчет мәхәлләсе һәм «Уфаның мөселман хатын-кызлары җәмгыяте» әгъзалары катнашкан Завершилось строительство нижегородской мечети «Мунира». Официальный сайт Администрации городского округа город Уфа, 10.06.2011.

Ислам бәйрәмнәре көннәрендә биредә Нижегородка мөселманнары җыела. Мәчеттә ислам нигезләре буенча лекцияләр укыйлар, шулай ук кул эшләренә һәм кулинариягә өйрәтәләр. Мәчеттә модельерлар шәригать кануннары буенча тегелгән киемнәр күрсәтә.

ярдәме белән Мөнирә мәчете янында балалар ялын оештыру өчен спорт (хоккей) мәйданчыгы төзелгән.

Имам-хатыйб – Нәҗип улы Морат хәзрәт Локманов.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз :Төркем:Уфа мәчетләре Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Уфа мәчетләре Төркем:2011 елда төзелгән мәчетләр