Николай Викторович Юкачев (03.12.1956; Нырты, Кукмара районы, ТАССР — 03.10.2009; Казан, Татарстан) — татар артисты, Әлмәт, соңыннан Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (1996).Татар энциклопедиясе. Нырты совхозы поселогы. Татар театры тарихында төрки милләтеннән булмаган икенчеЕлизавета Сыртлановадан соң һәм бердәнбер ир-ат артист.

Биографиясе Николай Юкачев 1956 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Нырты авылында туган. Әтисе — Виктор Тарико, украин, әнисе — Екатерина Юкачева, русВечерняя Казань / № 13 (3371) / Культура / "Юкач! Давай ты у нас будешь Липатовым?" (икенче чыганаклар буенча — удмуртАзатлык Радиосы. Татар театры бердәнберен югалтты.) милләтеннән. Татар телен дә Николай Юкачев 80%ын татарлар (нигездә, керәшен татарлары) тәшкил иткән Нырты авылында өйрәнгән.

Авылда мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан театр училищесына укырга керә.

1981 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәт Татар дәүләт драма театрында эшли башлый, 1983 елда, режиссер Марсель Сәлимҗанов чакыруы белән Камал театрына күчә.Ушел из жизни заслуженный артист Республики Татарстан Николай Юкачев.

Николай Юкачев 2009 елның 3 октябрендә Казан шәһәрендә алдан кичергән инфаркт нәтиҗәсендә калган авырудан соң вафат була.Илфат Фәйзрахманов. Николай Юкачев вафат. Безнең гәҗит. 2009, №40 (7 октябрь).Татарстанның халык артисты вафат. Кукмара районы Нырты авылы зиратына әнисе янына җирләнгән.

Гаиләсе

Хатыны — Юкачева Раушания Хөснетдин кызы, Татарстанның атказанган (2003) һәм халык (2009) артисты. Юкачевлар партнер булып «Бәхетсез егет» (Галиәсгар Камал) һәм Әфган сугышына эләккән татар егетләре турында язылган «Зөлфия»дә (авторы – Кәшшаф Әмиров) уйныйлар. Бер кызы (Светлана Николай кызы (Хаметова), мәдәният институтын бетергән, бизнес юлыннан киткән), оныклары (Динара, Сабина) барЗилә Мөбәрәкшина. Раушания Юкачева турында якыннары: «Авырулары булуына карамастан, чәчәк кебек балкыды». Интертат, 17.07.2022.

Рольләре

Хәсән — «Зөлфия» (К.Әмиров); Гурий — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Закир — «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Иван — «Без китәбез, сез каласыз», Егор — «Ат карагы» (Т.Миңнуллин); Физат — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин); Тегермәнче — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Бичура — «Бичура», Мөбарәк — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», Диоген — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Ирек — «Мирас» (Г.Каюм); Саматов — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов); Зәки — «Кишер басуы» (З.Хәким); Белярдо — «Биюче» (Лопе де Вега); Илтабан — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Гомәр — «Талак, талак» (Х.Вахит); Шаталов — «Телсез күке» (З.Хәким) һ.б.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Кукмара районында туганнарТөркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Камал театры артистлары Төркем:Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Төркем:Казанда вафатлар