Мариуполь җәмигъ мәчете, Сөләйман солтан һәм Роксолана исемендәге Мариуполь Җәмигъ мәчете () ― Украинаның Донецк өлкәсе / Донецк Халык Республикасы Мариуполь шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет) һәм шул ук исемдәге ислам мәдәни үзәге. Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте – Донбасс мөхтәсибәте карамагындаМариупольдә Сөләйман солтан исемендәге мәчеттә Ураза бәйрәме узды. Татар-информ, 4.05.2022.

Тарих 2007 елның 15 октябрендә Төркиядән килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы рәвештә ачылган: Төркия төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фарук Нафиз Озак, өч урынбасары, парламент депутатлары, Төркиянең төрле провинцияләре губернаторлары һәм мэрлары белән бергә килгән булган.

Мәчет һәм ислам мәдәнияте үзәге төзелешен Мариуполь үзәк базары директоры Салих Җиһан һәм шәһәрнең азәрбайҗан җәмгыятенең башка әгъзалары финанслаган.

Архитектура Мариуполь җәмигъ мәчете архитектурасы үрнәге итеп Истанбулдагы госманлы стилендә корылган архитектурасы алынган.

Мәчет һәм манара туй фотографияләре өчен популяр урынга әверелгән.

2022 елның 12 мартында мәчет бинасыннан 700 метр читтәрәк ракета төшеп, шартлау булган, мәчеттәге мөселманнарга зыян килмәгән.

Галерея

Сылтамалар Вереникин В.Н. Мариуполь и мариупольское Приазовье. Путеводитель. 2014 г., 188 стр Имам мариупольской мечети рассказал о том, чем живут мусульмане. 0629.com.ua. Сайт города Мариуполя. 20 июля 2018 Мечеть Сулеймана и Роксоланы в Мариуполе. Ислам на Украине. 07 апреля 2016

Моны да карагыз Донбасс мөхтәсибәте Украинада ислам

Искәрмәләр

Төркем:2007 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Украина мәчетләре Төркем:Мариуполь бина һәм корылмалары