Элиаш Галайда (1931 елның 1 августы, Чертижне, Чехословакия — 2017 елның 10 августы, Кошице, Словакия) — словак һәм украин шагыйре, прозаик. Филология фәннәре кандидаты.

Тормыш юлы Элиаш Галайда 1931 елның 1 августында Чехословакиядә Медзилаборце районында Чертижне авылында крестьян гаиләсендә туа. Һуменнеда гимназияне тәмамлый, аннары 1952 елдан Карлов университетында (Прага) фәлсәфә факультетында укый. Сарытау (1953—1955) һәм Мәскәү (1955—1958) университетларында укуын дәвам итәRozlúčenie s Eliášom Galajdom. Мәскәү университетының филология факультетын тәмамлаган.

Тулай торакта Элиаш булачак хатыны Розалия белән таныша. Пар 1957 елда өйләнешә. Беренче бала Сергей Бакыда туган, ә кызы Чехословакиядә туган.

«Дружно вперёд» журналы редакциясендә эшли. «Пушкин әкиятләрендә реализм мәсьәләре» темасына кандидатлык диссертациясен яклаганEliáš Galajda: Skazki Pushkina: k probleme realizma skazok, Bratislava, Slovenske pedagogické nakladateľstvo, 1975. 1960—1999 елларда Кошицеда Прешов университетында рус теле һәм әдәбияты кафедрасында доцент булып эшли.

«Кабынулар» (1974), «Йөрәк һәм җир көчле теләге» (1987), «Йокысызлык» (1986), «Таулар, зәңгәр таулар», «Өч кояш турында баллада» (1991), «Минем көндәлек сагышым» (1994) шигъри җыентыклар, «Яңгырлар яуганда» (1980), «Тургай һаман сайрый» һ. б. прозаик китаплар авторы.

Ул Словакиядә Украина язучылары ассоциациясе, Словакия язучылар оешмалары ассоциациясе һәм Украина Милли язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Әдәбиятка керткән өлеше өчен Элиаш Галайда Иван Франко премиясенәPríspevky, ә 2010 елда «Тургайлар турында сүз» хикәясе өчен Иван Кошеливц Халыкара әдәби премиясенә лаек була.

Элиаш Галайда 2017 елның 10 августында вафат була. Прешовта җирләнгәнPohreby - utorok 15. augusta - korzar.sme.sk.

Хезмәтләр

Галайда І. Балада про три сонця. — Братислава: Словацьке педагогічне видавництво; Пряшів: Відділ укр. літератури, 1991—126 с. Галайда І. Безсоння. — Братислава: Словацьке педагогічне видавництво, 1986. — 139 с. Галайда І. Моя печаль повсякденна. — Братислава: Словацьке педагогічне видавництво; Пряшів: Відділ укр. літератури, 1994. — 115 с. Галайда І. Тривогами дорога стелиться. — Пряшів: Видавництво EXCO, 2001. — 105 с.

Искәрмәләр

Әдәбият

Федака Д. М. Ілля Галайда // Під синіми Бескидами: антологія поезії та малої прози українських письменників Словаччини. — Ужгород: Закарпаття, 2006. — С. 98 — 101. Заверталюк Н. Поезія Іллі Галайди, письменника з Пряшівщини // Методичні рекомендації до вивчення теми «Українська література зарубіжжя». — Дніпропетровськ, 1996. — С. 42-44. Романенчук Б. Галайда Ілля // Азбуковник. Енциклопедія української літератури. — Філадельфія: Київ, 1973. — Т. 2. — С. 319—320. Українська діаспора: літературні постаті, твори, біобібліографічні відомості / Упорядк. В. А. Просалової. — Донецьк: Східний видавничий дім, 2012. — 516 с. Onufrie Vinţeler O personalitate complexă Portrete şi cărţi II, EIKON, Kluj-Napoca, 2007, p.24-34, 434 Pgs ISBN 978-973-757-059-8 Mikola Zimomria Čas i žitťa , Drohobič, 2012, p.183-190, 643 Pgs ISBN 978-966-2763-30-0

Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:XXI гасыр шагыйрьләре Төркем:XX гасыр шагыйрьләре Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2017 елда вафатлар Төркем:10 август көнне вафатлар Төркем:1931 елда туганнар Төркем:1 август көнне туганнар Төркем:Сарытау дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар