Наил Касыймов, Наил Васыйл улы Касыймов (Наил Касыйм, 1955 елның 18 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Арча районы, Ашытбаш) — шагыйрь, җырлар авторы, Татарстан Республикасының халык шагыйре (2023), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2014), ТР Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премиясе лауреаты (2017).

Тәрҗемәи хәле 1955 елның 18 августында Арча районы Ашытбаш аваылында биш балалы гаиләдә туган. 1970 елда Ашытбаш сигезьеллык мәктәбен, 1972 елда Тукай-Кырлай урта мәктәбен, 1977 елда Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаганНаил Васыйл улы Касыймов. Чакмагыш үзәк китапханәсе.

Хезмәт юлы 1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор булып эшләгән.

1992—1997 елларда Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор вазыйфасында.

1997—1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсе башлыгының беренче урынбасары булып эшли.

1999 елдан Казан шәһәр хакимиятенең юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкара.

Пенсиягә киткәнче Татарстанның мәдәният министрлыгында бүлек мөдире вазыйфасында.

Иҗаты Н. Касыймовның шулкадәр нечкә күңелле, шигъри җанлы булуы гаҗәп тә түгел ― татарның олы әдипләре туып-үскән Арча районы егете ул. Кечкенә чагында әнисенең туган авылы ― Кырлай белән тоташкан Иябаш авылына әбиләренә кунакка барганда, Тукай йөргән сукмаклардан йөргән, Тукай коенган инештә су коенып үскән«Тыңлар идем тавышыңны…» «Татарстан яшьләре», 2022 ел, 17 март, 9нчы бит.

Мәктәптә укыганда ук шигырь язу белән мавыга. Кырлай мәктәбендә югары классларда укыганда мәктәпкә килгән әдипләрдән хуплау алган Наилнең кайбер шигырьләре «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы) басылып чыга.

Татар шигъриятендә Наил Касыймов җырчы шагыйрь буларак билгеле. Әнисе Фәүзия апага багышлап язылган «Ак яулыклы әнием» дигән җырдан соң танылу ала (көй авторы Луиза Батыр-Болгари). Шагыйрьнең йөзгә якын шигыренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары көй язган. Җырларын үзешчән һәм профессиональ җырчылар репертуарларына алган: «Ак яулыклы әнием», «Соңлама», «Кайтуыңны сагынырмын», «Авылым тавышлары», «Гүзәл җирем» (Л.Батыр-Болгари көе), «Туй күлмәге», «Кулъяулыгың», «Соңгы звонок» (Р. Әхиярова көе), «Тыңлар идем тавышыңны», «Хәтерлисең микән ул төнне» (Р. Кәлимуллин көе), «Су буенда учак яна», «Оныттыр» (З. Хәйретдинов көе) һ. б. Венера Ганиева «Туй күлмәге» җырын, Зөһрә Шәрифуллина «Су буенда учак яна» җырын башкара.

Төрле елларда иҗат ителгән җырларын, шигырьләрен «Яраткан җырлар» жыентыгына һәм башка җыр китапларына урнаштырган, «Су буенда учак яна» (1993; 2020), «Күңелем каршыңда тезләнде» (1996), «Күңелем кояшы» (2013), «Тыңлар идем тавышыңны» дигән китапларга туплап чыгарганНаил Касыймов. Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

2014 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпъеллык иҗади эшчәнлеге өченЯкташыбыз Наил Касыйм бүген туган көнен билгеләп үтә. «Арча хәбәрләре», 18.08.2021 2017 — ТР Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премиясе 2023 ― Татарстан Республикасының халык шагыйреРузилә Мөхәммәтова. Тукай премиясен тапшырдылар, ул җитми калганнарга халык шагыйре исемен өләш… бирделәр! Интертат, 26.04.2023

Гаиләсе Хатыны Гөлсинә Чирмешән районы Керкәле авылыннан. Уллары Айдар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Касыймов Наил. Татарстан Язучылар берлеге «Тыңлар идем тавышыңны…» «Татарстан яшьләре», 2022 ел, 17 март, 9нчы бит. Наил Касыйм: «Тәмле сүзнең була үз табасы» (шигырләре) . «Мәдәни Җомга», 29.08.2015 Наил Касыймов (Шигърият). «Шәһри Казан», 18.09.2013 Наил Касыйм әсәрләре "Казан утлары"нда

Моны да карагыз

Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстан шагыйрьләре Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Һади Такташ премиясе лауреатлары Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның халык шагыйрьләре