Альбина Ногманова, Ногманова Альбина Хәмис кызы (1997 елның 2 июле, Россия Федерациясе, Татарстан, Яр Чаллы) — драма актрисасы, оста биюче, "НЕТАНЦЫ" комьюнитисының амбассадоры,Альбина Нугманова (@alb.nug) • Фото и видео в Instagram Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2020 елдан).https://karievteatr.ru/page23035659.html Тәрҗемәи хәле 1997 елның 2 июлендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туа. Әтисе - Хәмис исемле. 4 яшендә бервакыт әнисенең туган ягында - Үзбәкстанда яшәгән.(2) Нугманова Альбина: «Многие артисты - суеверные люди». - YouTube Кечкенәдән бирле бию түгәрәгенә йөри, сәнгатькә тартыла. 2015 елда мәктәпнең 11нче сыйныфын тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. 2019 елда аны тәмамлый һәм 2020 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый.
Театр белән бер рәттән үзен биюче буларак үстерә, "НЕТАНЦЫ" комьюнитисының амбассадоры булып тора. Театр 2020 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта укыганда ук башлап җибәрә. Башта күмәк күренешләрдә чыгыш ясый. Беренче рольләреннән берсе Фәнәвил Галиевның "Корт"тагы Земфира Борисовна образы була. Тамашачыга күбрәк Р. Мухинаның "Ак чәчәкләр кебек"тәге Сания роле буенча таныш. Репертуар Репертуарында 10га якын роле бар. Земфира Борисовна - "Корт" (Ф.Гәлиев); Бәти - "Бүре һәм кәҗә" (Р.Корбан); Шәкерт - "Кәҗүл читек" (Г.Исхакый); Сагыш кошы - "Мио, минем Мио" (Е.Гороховская); Медсестра- "Яратып туялмадым"( А.Әхмәтгалиева); Сания- "Ак чәчәкләр кебек" (Р.Мухина); Камәр - "Сөннәтче бабай" (Г.Исхакый); Кыз - "Алтынч[ае]ч" ( Р.Гарипова, Л.Янсуар). һ.б. Фотосурәтләр
Шулай ук карагыз Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Гүзәлия Нәҗипова Алсинә Закирова Алсу Фәйзуллина Алсу Шакирова Сылтамалар Ногманова Альбина Хәмис кызы - Габдулла Кариев театры сайты Альбина Нугманова - ВКонтакте
Чыганаклар Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты Тат Медиа YouTube социаль челтәре
Искәрмәләр
Төркем:2 июль көнне туганнар Төркем:1997 елда туганнар Төркем:Кариев театры актерларыТөркем:Татар артистларыТөркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар