Денискино (Денис авылы; ) — Самара өлкәсенең Шонталы районындагы авыл, Денискино авыл җирлегенең административ үзәге.

Географиясе Авыл район үзәге Шонталы станциясеннән төньяк-көнчыгышка таба якынча 9 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Тарихы Татарлар авыл җирлеге территориясенә XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында урнаша башлыйлар. Яңа Кама аръягы саклану сызыгы төзелү белән бәйле рәвештә күчеп килүчеләр агымы 1730 елларда көчәя. Бу чорда Денискино авылына нигез салына. Рәсми рәвештә 1850 елдан бирле телгә алына.

1917 елга авылда 1000нән артык хуҗалык, дүрт мәчет һәм мәдрәсә булган.Татар энциклопедиясе. Шентала районы.

Халык саны 2002 елда авылда 1341 (99% татарлар), 2010 елда 1128 кеше яшәгән.

Шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Ф. М. Әхмәтвәлиев — генерал‑майор. Минсәгыйть Вәлиуллин — мактаулы нефтьче.

Дин Бүгенге көндә Денискино авылында ике мәчет эшли. XX гасыр башында исә 4 мәчет һәм мәдрәсә эшләп килгән.Денискино авыл музеенда.

1910-елларда төзелгән мәчет бүгенгә кадәр хезмәт күрсәтә. Аның ишекләре советлар чорында да ябылмаган.

Мәдәният Хәзерге вакытта авылда «Тамчы», «Чишмә», «Чулпан» (халык исемен йөртә) фольклор ансамбльләре һәм «Мизгел» балалар ансамбле эшли. Ел сан Сабан туе үткәрелә.

2010 елда авыл мәктәбенең бер кабинетында ислам музее ачыла.

Мәгариф Денискино авылында урта мәктәп эшли, татар теле предмет буларак укытыла.

Искәрмәләр

Төркем:Шонталы районы торак пунктлары