Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театры – Россиянең һәм Татарстанның иң өлкән театрларыннан берсе – балалар өчен тамашалар күрсәтү буенча махсуслашкан мәдәният оешмасы. Театрда 100 гә якын кеше эшли. Аларның 31-е рус һәм татар телләрендә эшләүче актерлар.

Тарихы 1934 елда нигезләнә, Россиянең иң зур тарихлы тулы хокуклы курчак театрларыннан санала. 1934 елда элекке чиркәү бинасында «Беренче дәүләт интернациональ курчак театры» исеме белән ачыла. Спектакльләр ике телдә: татарча һәм русча уйнала. Беренче тамашалар: «Петрушка – октябрят», «Кызыл Петрушка», «Песи һәм Лешка». 1974 елдан «Әкият» театры – курчак театрларының UNIMA (Union Internationale de la Marionnette) халыкара оешмасының коллектив әгъзасы. 2005 елдан Россия курчак театрларының «XXI гасыр» ассоциациясе әгъзасы. 2024 елның 15 октябрендә театрга «Академия театры» исеме бирелгән Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан "О присвоении звания «Академический» государственному бюджетному учреждению «Татарский государственный театр кукол «Экият».

Гастрольләр Рязань, Владимир, Самар, Ижау, Чабаксар, Ульяновск, Ырынбур, Брауншвейг, Боттроп (Алмания), Канны (Франция), Измир, Адана (Төркия), Стара Загора (Болгария), Иисалми, Һелсинки (Финляндия), Мәҗидия (Румыния), һ.б. илләрнең шәһәрләрендә гастрольләрдә булды.

АКШ, Польша, Югославиядә узган иҗади конференцияләрдә, симпозиумнарда, конгрессларда катнашты.

Фестивальләр 2007 – XXII халыкара курчак һәм шәүлә театрларының фестивале, Бурса, Төркия. 2011 – IV “Салават күпере” курчак театрлары фестивале, Самар. 2011 – II Ортеке халыкара курчак театрлары фестивале, Алматы, Казакъстан. 2011 – I халыкара курчак театрлары фестивале, Бакы, Әзербайҗан.http://www.trend.az/life/culture/1952310.html 2012 – III «Чодари хаел» халыкара курчак театрлары фестивале, Дүшәнбе, Таҗикстан.

Бина 1934 елда оештырылган театрның дистә еллар үз бинасы булмый. Башта Профсоюзлар урамында почмак арендалый. Аннан яшь тамашачы театрының бер өлешенә урнашып тора. 1959 елда гына Изге рух иңү чиркәвенең () (1731-1735 елларда Постау бистәсе сәүдәгәре Иван Михляев акчасына тол хатыны Евдокия Дрябкина-Михляева төзеткән) икенче катын бирәләр. 1970 елда беренче каттагы фатирларны күчереп бетергәч, театр Луковский урамындагы элекке чиркәү бинасына тулы хуҗа була. Соборы.ру сайтында

Театрның Санкт-Петербург урамындагы яңа бинасын төзүгә 4 ел вакыт китә (2008 – 2012). Татарстан бюджетына 1,3 млрд сумга төшә.2012 елның 1 мартында «Әкият» театры мигъмарлар әкияттәге кирмәнгә охшатып корган яңа бинага күченә. Бу бина- ны Казанда совет чорыннан соң төзелгән архитектура җәүһәре диеп атарга мөмкин. Ул шәрык элементлары белән баетылган катнаш стильдә төзелгән. Аның архитекторы - Светлана Ахметовна Мамляева.27 метр биеклектәге,ак доломиттан һәм граниттан төзелгән әкият йорты - тәрәзә уемнары,төсле пыялалардан ясалган ялгаулар,түгәрәк тәрәзәләр белән бизәкләнгән. Фасадында бик матур архитектура детальләре бар. Үзәк фасад алдында,шарга баскан, бронзадан ясаган малай сыны тора. Бу - тынычлык символы. Ишек өстенә 2 бәхет кошы белән уралган матур сәгать куелган. Тагын да өстәрәк 4 курчак фигурасы тора. Бу бинаның эчке бизәлүе дә бик матур. Холлда элегант колонналар ак һәм алтын төсләргә буялган түшәмгә омтылалар. Идән шахмат тактасын хәтерләтә. Эскәмияләр - хан тәхетенә охшаганнар. Ике матур тамаша залы бар: зур залда 250 урын, кече залда 100 урын.Казанский портал сайтында Файдалы мәйданы 17 150 кв.мТы –репортер сайтында

Репертуар Театрның репертуарында 40 тамаша. Аларда төрле халыкларның әкиятләре, тарихи һәм заман тематикасы спектакльләре тәкъдим ителә. Тамашаларда классик системадан алып модерн стилендәгегә кадәр төрле курчак системалары кулланыла. «И, кызык Шүрәле!..» Гөлшат Зәйнашева «Камыр батыр» С. Хөсни «Сертотмас Үрдәк» А. Алиш «Мактанчык Әтәч» Аманулла «Кәкрүшкә» Р. Харис «Су анасы» Г. Тукай, З. Хөснияр «Абай-бабай аланы» Р. Харис «Җырлап узган җәй» Н. Дәүли «Кәҗә белән Сарык» Г. Тукай, Г. Рәхим Русча 26, инглиз телендә 4 тамаша тәкъдим ителә.

Татарстан язучыларыннан Нурихан Фәттах, Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Равил Бохараев, Мансур Гыйләҗев, Лев Кожевников, Зөлфәт, Рафис Корбан, Борис Вайнер, Ренат Харис, Әхәт Мушинский, Гөлшат Зәйнашева, Наилә Ахунова, Флёра Тарханова, Аманулла һ. б. театр өчен драматургия әсәрләре иҗат итте.

Спектакльләргә музыканы композиторлар Мәсгудә Шәмсетдинова, Луиза Батыр-Болгари, Фоат Әбүбәкеров, Руслан Әбүбәкеров, Леонид Любовский, Резеда Ахиярова, Азат Хөсәенов, Светлана Зорюкова, Мәсгут Имашев, Борис Трубин, Шамил Шәрифуллин, Ислам Сафин, Рәшит Кәлимуллин һ. б. язды.

Бүләкләре, уңышлары 2008 – Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты. 2019 – «Тантана» премиясе лауреаты. 2024 ― «Алтын битлек» премиясе ― «Иң яхшы курчак спектакле» номинациясендә ― Евгений Водолазкин романы буенча куелган «Авиатор» спектакле өченРузилә Мөхәммәтова. Татарстанда режиссер эше буенча беренче «Алтын битлек»не Илгиз Зәйниев алды. Татар-информ, 24.06.2024 2024 ― «Авиатор» спектакле (авторы Евгений Водолазкин) композиторы Эльмир Низамов «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә «Петрушка великий» халыкара курчак театрлары фестивале (Екатеринбург) лауреаты булганРузилә Мөхәммәтова. Эльмир Низамовның «Авиатор» спектакленә язган музыкасы фестиваль лауреаты булды. Татар-информ, 18.09.2024. 2025 ― Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестивале лауреаты ― «Иң яхшы ансамбль» номинациясендә иң яхшы ― «Кәрлә – мәктәп баласы» (режиссёр Илгиз Зәйниев) музыкаль әкияте өченРузилә Мөхәммәтова. «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестивале лауреатлары билгеле. Татар-информ, 19.10.2025 2026 — «Адәмнәр» спектакле Казакъстанда «Almaty Puppet Festival — 2026» IV Халыкара курчак театрлары фестивалендә «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә җиңү яулаганРузилә Мөхәммәтова. Илгиз Зәйниев «Адәмнәр» спектакле белән Алматы фестивалендә «иң яхшы режиссер» дип танылды. Интертат, 24.10.2026

Шәхесләр

Җитәкчелек

Директорлар Роза Яппарова, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Баш режиссерлар 2019 елга кадәр Илдус Зиннуров, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе 2019 елдан — Илгиз Зәйниев Илгиз Зәйни «Әкият» курчак театры баш режиссеры булачак. Азатлык радиосы, 19.05.2019.

Куючы рәссамнар В. Губская, РФ атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Куючы режиссерлар Людмила Дьяченко

Пластика Г. Маннапова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Танылган хезмәткәрләре

Театрны оештыручылар : режиссер Сергей Мерзляков, артистлар Мәрьям Хисамова, Мария Язвина, Фуат Таһиров, Вәли Гафаров, Борис Рычков, Сара Вәлиуллина, Зинаида Устинова, Рокыя Хәбибуллина.

башлау тәмамлау исем тасвирлама Викиҗыентыктагы төркем туу датасы үлем датасы 1974 1975 Ай­дар Ха­физ Aydar Hafizov 1943-05-20 2020-12-13 1974 1979 Мансур Шиһапов татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Mansur Shigapov 1940-05-01 2022-12-09 1963 1965 Рабит Батулла татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Rabit Batulla 1938-03-26 1972 Валентина Губская Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе 1949-11-01 Илгиз Зәйниев язучы, драматург, режиссер, Татарстанның язучылар һәм сәхнә әһелләре берлекләре әгъзасы Ilgiz Zayniev 1987-05-23 1979 Роза Яппарова 1949-01-02 Сәлах Хөсни татар актёры, режиссёр, драматург (1912-1974), ТАССРның атказанган артисты (1950), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1960) Salah Husni 1912-10-05 1974-05-11 1973 1976 Рәсимә Шәмсетдинова укытучы, мөгаллим 1954-12-15 Илсур Минкәев курчак театры актеры (Казан, Татарстан, Россия) 1992-07-30

Илсур Минкәев, Татарстанның атказанган артисты Айвар Гыймаев, Җәлил премиясе лауреаты Дилүс Хуҗәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты

Искәрмәләр

Сылтамалар

Рәсми сайт Вконтактедагы бите Театр турында Белгород курчак театры сайтында Казанский портал сайтында Ты – репортер сайтында Театр бинасы шәһәрне бизиме, әллә ..?

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:Казан театрлары Төркем:Татар театрлары Төркем:Казанның Санкт-Петербург урамы Төркем:«Әкият» театры Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Курчак театрлары Төркем:Абдулла Алиш премиясе лауреатлары Төркем:Казанның Мактау китабына кертелгәннәр Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары