Кострома татарлары (, үз аталышлары нугайлар) — Костроманың Чернореченск районында (элегрәк Подгорная татар бистәсе) яшәүче татарлар.

Таралышлары

Саннары 128 кеше (1762 ел), 525 кеше (1902 ел), як. 200 кеше (1996 ел). Телләре нигездә русча, ышанучылары сөнни мөселманнар. Романовтан (хәзерге Тутаев) 1761 елда Екатерина II әмере буенча куып чыгарылган йомышлы татарлардан килеп чыкканнар. Телләре мишәр диалектының кострома сөйләшенә карый. Бу сөйләш бүгенге көндә юкка чыккан диярлек. Мәктәпләрдә 1917 елга кадәр әдәби татар теле укытыласа, замандашлары әйтүенчә, 1880 елларда Кострома татарларында сөйләм теле татар теленә караганда күбрәк рус теле булган. Аларның күбесе туган телләрендә хаталы һәм кыен сөйләшкән. Рус сөйләме исә чагыштырмача яхшырак һәм ешрак ишетелгән, бигрәк тә ирләр арасында. Үсеп килүче буын да, мәктәпләрдә татар әдәби телен укытуга карамастан, аны начар белгән.Шарифуллина Ф. Л. История формирования и традиционная культура татар города Костромы

Тарихлары 1554 елда Нугай Урдасында дәүләт первороты була. Үлгән Йосыф бинең уллары әкренләп Мәскәүгә хезмәткә алыналар. 1563 елны татар морзалары, Йосыфның уллары һәм туганнан туган энеләре, күп кенә йомышлы татарлар Мәскәүгә киләләр. 1565 елда Явыз Иван Йосыф улы Ибраһимга Романов шәһәрен һәм тирә-яктагы авылларны тапшыра. Акрынлап үзләренең милләттәшләре янга Урдадагы яңа власть чорындагы хәлләрдән канәгать булмаган һәм шулай ук рус патшасына хезмәт эзләгән нугайлар килә башлый. Алар махсус Татар бистәсе барлыкка килгән Романов шәһәре янына килеп урнашалар. Романовта яшәүче татарларга үз диннәрен тотарга рөхсәт ителгән, шәһәрдә аларның үз мәчетләре дә булган.

1628 елда патша Михаил Федоровичка һәм патриарх Филарет Никитичка «Мәскәүдә һәм шәһәрләрдә чит динле һәм чукындырылмаган кешеләргә православие христианнары хезмәт итә, һәм теге православие христианнарына чит дин кешеләре тарафыннан кысанлык һәм мәсхәрәләү бар, һәм күпләр тәүбә итмичә, рухани аталарсыз үләләр, бөек Ураза һәм башка уразаларда ит ашыйлар», дигән шикаятьләр килеп ирешә. Патша белән патриарх, эшне өйрәнгәннән соң, мондый карар кабул итәләр: «чукынмаган кешеләрдән православ христианнарны йортларыннан алырга, һәм моннан ары ул православ христианнарга, чукынмаган кешеләр йортларында яшәргә кушмыйлар, бу христиан җаннарын мәсхәрә итмәсеннәр һәм тәүбә итмичә үлмәсеннәр өчен» диелә.

Рус Хөкүмәте эзлекле рәвештә романов татарларына карата, башка татарларга карата кебек үк, акрынлап чукындыру сәясәтен алып бара. Атаклы нугайларны акрынлап ассимиляциялиләр, православиене кабул итәргә мәҗбүр итәләр.

Башта рус патшалары икътисади чаралар белән эш иткән. Әйтик, патша Федор Алексеевичның 1680 елның 21 маендагы "Романов морзаларына һәм татарларына христиан динен кабул иткән өчен төрле монарх мәрхәмәтләре турында"гы указы чыгара. Ә аңарчы патша Алексей Михайлович теләсә нинди сылтау белән рус алпавытлары яки крестьяннарының җирләрен татарларга бирүне яки сатуны тыйган.

Петр патша көчләү чараларын да куллана башлый, чукынырга теләмәгән нугайларның җирләрен казнага алып киткәннәр. 1712 елда Петр I поместье гаскәрләрен бетерә һәм Көнбатыш үрнәге буенча рус армиясен төзи башлый. Татарларга, аерым гаскәр буларак, бу армиядә урын булмый. Шуңа күрә татар бүлекчәләре юкка чыгарыла, ә кенәзләр, морзалар һәм йомышлы татарлар үз урыннарын югалта башлый. Петр I 1713 елның 13 ноябрендә чукынмаган морзалардан утарларын һәм бәйле кешеләрен ярты ел эчендә алырга боера. Элекке диннәрен саклап калган татар морзалары һәм йомышлы татарлар Петр I Указы белән кораблар өчен урманнар кисү һәм ташу өчен мобилизацияләнәләр, шул ук вакытта, җан башына салым түләүдән азат ителәләр. Петр I-дән соң да татар морзаларының хәле начараюын дәвам итә.Татар морзалары казна крестьяннары сословиесенә кертеләләр һәм алга таба алараг җан башына салым салалар.

Ләкин татарларның шактый өлеше мөселман динендә кала. Менә шултатарларны Ярославль губернасында җирләреннән мәхрүм итәргә һәм Романовтан сөрергә карар кылалар.Николай Муренин. Татарская слобода и мечеть в Костроме.

1683—1684 һәм 1760—1761 елларда Романов шәһәреннән (хәзер Ярославль өлкәсе) һәм Романово‑Борисоглебский өязеннән морзалар һәм ясаклы татарлар Костромага күчерелә. Кострома янында Тауасты Татар бистәсе барлыкка килә. Кострома татарлары («романовские», «нугай») Идел буе‑Урал татарларының аерым этнографик төркемен тәшкил иткәннәр.

Кострома татарлары күбесе: Булатовлар, Бильгилдиевләр, Мөхәммәтовлар, Мәмәтовлар, Йосыповлар дворянлык дәрәҗәсенә ия була һәм хәрби хезмәтләре өчен бүләк итеп бирелгән бик зур поместьелар һәм вотчиналарны кулларында тоталар. XVIII йөз башында патша хакимияте рус булмаган йомышлыларның җир биләвен бетерүгә юнәлтелгән берничә фәрман чыгара. Йомышлы мөселманнарның бер өлеше православиегә күчәргә мәҗбүр була; соңрак алар рус дворяннары составына кертелә. Чукынудан баш тартканнарны 1761 елда Костромадан читкә — Татар бистәсенә күчерәләр, анда инде Казаннан күчеп килгән татарлар яшәгән була; 1762 елда аларның гомуми саны 128 кеше тәшкил итә. Соңрак Екатерина II, татар феодалларын үзенә социаль таяныч итүгә ниятләп, аларга кайбер өстенлекләр бирә. Кострома татарлары дәүләт крәстияннәре катлавына кертелә, һәм алар Кострома өязенең Гридинск волостена беркетелгән аерым авыл җәмгыяте төзиләр. 1874 елда аларның саны 365 кә, 1902 елда 525 кешегә җитә.

Татарлар саны Казан, Касыйм, Түбән Новгород, Оренбург шәһәрләреннән күченүчеләр хисабына арткан. 1780 елдан Костромада мәчет эшләгән (1930 елга кадәр). 1866 елда Казан сәүдәгәре И. И. Апаков катнашында мәдрәсә төзелә. Беренче Бөтендөнья сугышы елларында татар бистәсендә төрек хәрбиләре өчен лагерь урнашкан була. 1917 елга кадәр шулай ук мәктәп эшләгән. 1926—1931 елларда Кострома районы составында аерым мөселман авыл советы эшли.

Хәзерге көнгә кадәр Кострома татарлары үзләрен татарлар дип саныйлар һәм җирле этник үзаңны саклыйлар, милли мәдәнияткә, телгә, ислам диненә карата зур ихтирам күрсәтәләр. Костромада укучыларны татар халкының тарихы, традицион рухи һәм матди мәдәнияте, хәзерге тормышның төрле өлкәләрендә ирешкән казанышлары белән таныштырып баручы «Ислам» газетасы чыгып килә.

Шөгыльләре XIX йөздә — XX йөз башында Кострома татарларының төп шөгыле игенчелек була, өстәмә рәвештә балык тоту, кеше, йөк ташу, кымыз җитештерү һәм аны сату белән дә шөгыльләнәләр; ирләр шулай ук пароходларда эшчеләр, лоцманнар, капитаннар булып ялланалар, юлаучылар йортлары тоталар, атлар белән сату итәләр; хатын-кызлар, гадәттә, җепләр, баулар кебек вак товарлар сата. XX йөзгә кадәр Кострома татарларында мәктәп, мәдрәсәләр эшли, 1880 елларда ук инде аларның сөйләм теле рус теле булуга да карамастан, укыту татар телендә алып барыла. Туган телнең саклануына Касыйм һәм Казаннан татарлар килү булышлык итә: алардан дин әһелләре, укытучылар чакырыла, кәләшләр алына.

Йорт-җир XIX йөз ахырына Татар бистәсе гаҗәеп күренешкә ия була: урам уртасында агач рәшәткәле мәчет тора, Идел елгасының сул яры буйлап ике рәт булып 70 тән артык төрле төстәге такта түбәле, бизәкле ишекле һәм зур булмаган балконлы, күбесенчә ике катлы, кирпеч йортлар тезелеп китә. Ике яклы өйалды белән тоташкан ак һәм кара өйләр өстенлек итә. Ак өй гомумшәһәр көнкүрешенә хас җиһазлар һәм предметлардан (буфет, шкаф, диван, кәнәфи, урындык, көзге, пәрдәләр, чынаяк кирпеч белән тышланган мич яисә голландка) тора. Кара өй кухня буларак хезмәт итә һәм традицион рәвештә корыла: анда икмәк пешерә торган рус миче салына, тик аның казаны да була (элегрәк мич биек булмый һәм йортның уртасына урнаштырыла). Ишек өстенә сәндерә корыла, ишек каршына киң сәке, стена буйлап ян сәкеләр (эскәмияләр), сандыклар куела. Өйнең почмакларына, стеналарына тукылган сөлгеләр эленә, идәнгә кулдан сугылган паласлар җәелә. Утарларда, тораклардан тыш, хуҗалык корылмалары — амбар, ат абзары, лапас, кар базы була; яшелчә бакчасы артында ак мунча урнаштырыла.

Кием-салым Кострома татарлары киеме озак вакытлар милли колоритны саклап килә: ир-атлар утыртма якалы күлмәк, жилет, билле бишмәт һәм киң балаклы чалбар, башларына түбәтәй, аның өстеннән урамга чыкканда кырыйсыз күк киез эшләпә кияләр; сезонга карап, кара күн итекләрдән, галошлы ботинкалардан яки киез итектән йөриләр. Хатын-кызлар киеме киң җиңле күлмәктән һәм билләп тегелгән җиңсез озын кафтан — «корсет»тан гыйбарәт була. Кайтарма якалы билле бишмәтләр өске кием буларак кулланыла. Диагональ буйлап өчпочмак кебек бөкләнгән һәм үзенчәлекле рәвештә бәйләнә торган яулыклар көндәлек баш киеме санала. Бәйрәмнәрдә кызлар — такыя, яшь хатыннар калфак кияләр. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар башларына тастар урыйлар. Кәләшнең туйда кия торган баш киеме ак яулык — кихчә, маңгай бәйләвече — битлек һәм япмадан (бильгинец) тора. Хатын-кызлар костюмын тәңкәләрдән һәм сәйләннән төрле бизәмәләр, бәйләнгән ак оеклар һәм йомшак күн башмаклар, ботинкалар яисә бәйрәмчә аяк киеме — чигүле сәхтиян читекләр тулыландыра.

Бәйрәмнәр Мөселманнарның барлык дини бәйрәмнәре дә билгеләп үтелә. Язын «кызыл җомырка» («кызыл йомырка») көнен уздыралар, бу көнне йомыркалар буяп, балаларга өләшәләр. Яз һәм җәй көннәрендә болынга чыгып, бистәнең барлык халкы һәм рус кунаклары катнашында күмәк күңел ачулар оештырыла, русларның «Семик» бәйрәме вакытында исә кызлар өчен күңел ачулар уздырыла. Өйләнешү димләп оештырыла. Башта вәгъдәләшү, аннары кыз ярәшү үткәрелә; шуннан соң дус кызлар белән кыз озату кичәсе һәм егетнең дуслары белән җыелышу кичәсе уздырыла; никахлашу кәләш ягында, туй кияү йортында үтә. Туй йолалары арасында рус милли традицияләреннән алынганнары да аз түгел. Искәрмәләр

Чыганаклар Шарифуллина Ф.Л. Костромские татары. (Историко-этнографический очерк) // Этнологические исследования в Татарстане. Вып. II. – Казань: Институт истории АН РТ, 2008. – 188 с. Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.

Әдәбият

Козловский А.Д. Взгляд на историю Костромы, составленный трудами князя Александра Козловского. – М. : тип. Н. Степанова, 1840. – 203 с. Материалы для статистики Костромской губернии / Под ред. В. Пирогова. Вып. IV. – Кострома: Костром. губ. стат. ком., 1881. – 401 с. Скворцов Л. Материалы для истории г. Кос­тромы. Ч. 1. – Кострома: Губ. тип., 1913. – 364 с.

Төркем:Татарлар Төркем:Кострома өлкәсе Төркем:Мишәрләр