Бу — витаминлы дару үләне. Аның составында бик күп С витамины һәм каротин бар. Ул глистларга каршы нәтиҗәле көрәшә, шулай ук сидек кудыра торган чара буларак кулланыла. Йокыны яхшыр­ та. Эстрагонны кан тамыры стенкаларын ныгытыр өчен, сары су җыелу авыруын (водянка) дәвалаганда кулланалар. Безнең бабаларыбыз эстрагон ярдәмендә канны чистартканнар, зәңгелә (цинга) авыруын дәвалаганнар.

Тибет медицинасы эстрагонны кулланып үпкә авыруларын (пневмония, туберкулез, бронхит) дәвалый. Эстрагон ялкынсынуга каршы һәм антисептик чара булып та исәпләнә. Ул ашказаны согы ясалуны арттыра һәм аппетитны ача, тынычландыра.Күрем килү циклын көйли һәм ашказаны эшчәнлеген яхшырта.

Искәрмәләр

Төркем:Ботаника