Сент-Люсиядә ислам (, ) ― азчылык дине. 2009 елга хисабы буенча, мөселманнар ил халкының (170 мең кеше, 2021 елга) 0,1 % ын (150-200 кеше) AGAMA DI ST. LUCIA , христианнар ил халкының 91, 1 % ын (158 мең кеше) тәшкил итә, шуның эченнән католиклар 61,5 % ын, протестантлар 25,5 % ын, Һинд дине тарафдарлары – 0,3 % ын (510 кеше). Тарих Сент-Люсия мөселман җәмгыятенең күпчелеген ислам динен яңа кабул иткән Африка чыгышлы җирле халык тәшкил итә, шулай ук ислам дине тарафдарлары арасында Якын Көнчыгыштан, Көньяк Азиядән (бигрәк тә, Һиндстаннан), Кариб бассейнының башка илләреннән күчеп килгән мөһаҗирләр бар.
Аборигеннар белән килешү төзегән французлар 1650 елдан утрауда шикәр плантацияләрендә эшләү өчен Африка колларын күпләп кертә башлый.
1990-еллар башында Сент-Люсиядә Ислам яңадан торгызыла. Чит илләрдә (нигездә, АКШта) яшәп, ислам дине кабул иткән кайбер җирле халык вәкилләре яшәү өчен өйләренә әйләнеп кайткан. Мөселман кардәшләрнең берсе Абдул Рабб (Abdul Rabb) утрауда җирле халыктан аерым, үзгә киемнән (мөселманча киенеп) йөри, кешеләр аның кем булуы белән кызыксына, һәм ул, әлеге мөмкинлектән файдаланып, ислам дине турында сөйли, ислам динен кабул итәргә чакыра.
Бизнес күзлегеннән караганда, илдә кием һәм аяк киемнәре кибетләре белән идарә итүче берничә Сирия мөселманы бар, икенчеләре хуш исле майлар һәм парфюмерия сата. Мөселманнарның күбесе төзелеш тармагында я квалификацияле ташчы, балта остасы, я ярымквалификацияле эшче булып урнашкан.
Ислам динен кабул итүче кешеләр саны аена уртача 1-2 кеше тәшкил итә, нигездә, ир-атлар. Мөселманнар саны Сент-Люсиягә укырга килүче студентлар һәм аларынң гаиләләре исәбенә дә арта.
Ислам оешмасы Сент-Люсиядә теркәлгән, барлык мөселман җәмәгатьчелеге өчен бер Ислам оешмасы бар – Сент-Люсиянең Ислам ассоциациясе. Бәйрәм намазы һәм Тәравих намазы, шулай ук ислам дәресләре (балалар өчен) кебек чаралар бер төркем кардәшләр тарафыннан оештырыла History of Muslims in St Lucia. Мәчет Сент-Люсиядә хәзерге вакытта махсус төзелгән чын мәчет юк. Кечкенә генә гыйбадәт бүлмәләре бар: икесе – ил башкаласы һәм берсе шәһәрендә. Кастрида Морне мәчете (Morne masjid), Кастриның Морне районында урнашкан. Мөслимәләр һәм Ислам дәресләре өчен аерым бүлмәләре бар. Кастрида Ән-Нур мәчете Вье-Фортта Әр-Рахман мәчете (Masjidur Rahman) һәм Ислам фонды Сылтамалар Iftar Insights - Inside Edition In St. Lucia With Abdullah Allain (Day #20 - Ramadan 2020) – YouTube
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Америкада ислам Төркем:Сент-Люсиядә ислам