Коста-Рикада ислам (, ) ― азчылык дине. Ил халкының (5 млн кеше, 2020 елга) 0,1 % ы ― мөселманнар.

Тарих XX гасыр башында Коста-Рикага беренче тапкыр гарәпләр (нигездә, христиан динендәге ливанлылар) күчеп килә .

XX гасыр урталарында илдә Якын Көнчыгыштан (нигездә, Ливан һәм Фәлистыйннан) һәм Төньяк Африкадан төрле хәрби конфликтлардан качкан гарәпләрнең саны күбәя .

1976 елда бөтен Коста-Рикада дүрт мөселман гына булган .

Коста-Риканың 1949 елгы конституциясе Католик динен дәүләт дине итеп билгели, бер үк вакытта, гражданнарның дини иреген хуплый. 2021 елда Коста-Рика университеты үткәргән тикшеренү күрсәткәнчә, ил халкының 47 % ы – католиклар, 27 % ы – дин тотмаучылар, 19 % ы – Инҗил христианнары, 1 % ы – традицион протестантлар, 0,3 % ы – мормоннар, 0,2 % ы – Иегова шаһитлары, 0,1 % ы ― мөселманнар, 2,7 % ы – башка диннәр (яһүд дине, Һинд дине һ. б.) тарафдарлары. Саны Хәзер Коста-Рикадагы мөселманнарның саны – 1000–1500 кеше , алар, нигездә Алжир, Һиндстан, Гыйрак, Иран, Ливан, Марокко, Мисыр, Сомали, Пакистан, Фәлистыйн һәм Сириядән күчеп килгән мөселман мөһаҗирләр һәм аларның нәселе , шулай ук мөселман динен кабул иткән костарикалылар, аларның саны – 100 кеше. Коста-Рика мөселманнарының күпчелеге – сөнниләр, азчылыгы – шигыйлар, аларның төгәл саны билгеле түгел.

Мәчетләр 2003 елда Коста-Рика мөселманнарына мәчет төзүгә рөхсәт бирелә. Коста-Рика мөселманнары Кариб диңгезе бассейнындагы башка илләрнең мөселман җәмгыятьләре белән тыгыз элемтә урнаштыра https://republika.co.id/berita/dunia-islam/islam-digest/17/05/15/opzrz2313-san-jose-rumah-umat-islam-di-kosta-rika.

Хәзерге вакытта Коста-Рикада өч мәчет бар. Коста-Риканың мөселман мәдәни үзәге (El Centro Cultural Musulmán) тарафыннан идарә ителүче (Mezquita de Omar y el Centro Cultural Musulmán de Costa Rica, сөнни) Сан-Хосе провинциясенең Монтелимар районында урнашкан, мөселманнар анда җомга көнне көннең икенче яртысында җыела. Коста-Риканың мөселман мәдәни үзәгенә 2002 елда Мисырда туып-үскән шәех Гомәр Әбдел Азиз тарафыннан нигез салынган. Мароккодагы урнашкан белән бәйле . Сөнни Нур-Иман мәчете (Light and Faith Mosque) Сан-Хосе үзәгендә урнашкан һәм аны Дженнифер Рәшидә Торрес (Jennifer Rashida Torres) җитәкли. Шигыйлар мәчете шулай ук Сан-Хоседа урнашкан . Шигый мәчетенә нигез салганчы, шигыйлар шәхси йортта намаз укыган яки проблемасыз гына сөнни мәчетенә йөргән .

Коста-Рикада Әхмәдия мөселманнарының да үзәге бар .

Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Америкада ислам Төркем:Коста-Рикада ислам