Рим Мәхмүт улы Хәсәнов — күренекле башкорт композиторы, тәрҗемәче, СССР Композиторлар берлеге әгъзасы (1974), Россия Язучылар берлеге әгъзасы (2010), Г. Сәләм премиясе иясе (1976), БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1979), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2009), БР халык артисты (2017), Уфаның мактаулы гражданы (2017)Рим Хәсәнов мактаулы исемгә лаек. Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2026).
Биография 1973 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын композиция сыйныфы буенча тәмамлый. Совет армиясендә хәрби хезмәтен үткәндә берничә популяр җыр иҗат итә: "Юкка түгел", "Кышкы романс". 1973—1978 елларда Башкорт академик драма театрының музыкаль бүлеген җитәкли. 1978 елдан соң ирекле иҗади эштә. 1994—1996 елларда Австралиядә яшәп иҗат итә. Соңгы вакытларда Мәскәүдә яши.
Иҗат Эстрада 400гә якын җыр авторы. «Сиңа килдем, иркәм», «Кичер мине, әнкәй, гафу ит», «Чәчәкләр уяныр», «Дусларыңны онытма», «Кышкы романс», Уфаның рәсми булмаган гимны «Өфө йүкәләре», «Юкка түгелдер», «Ялгыз аккош күлләрдә», «Су сибегез гөлләргә», «Мине юллар чакыра», «Кыңгыраулы мәктәп еллары», «Асия», «Ләйсән яңгыр», «Оныт әле йөрәк ярасын» кебек йөзләрчә милли рухлы җырлары халык тарафыннан җылы кабул ителде. Алар төрле буын җырчылары башкаруында әле дә популяр. Җырларын төрле заманда Зәки Мәхмүтов, Ренат Ибраһимов, Гомәр Әбделмәнов, Илфак Смаков, Фидан Гафаров, Сәет Фәйләсүпов, Нәзифә Кадыйрова, Радик Гәрәев, Лилия Букеева, Идрис Газиев, Радик Динәхмәтов, Алсу Сафина, Владимир Трошин башкара.
Сәхнә һәм кино Гафури театрының, Стәрлетамак һәм Сибай башкорт театрларының 70тән артык спектаклен музыкаль яктан бизәде. Шул исәптән: "Тапшырылмаган хатлар" (Гадел Кутуй), "Айсылуның айлы кичләре" (Ибраһим Абдуллин), "Ташлама утны, Прометей" (Мостай Кәрим), "Унөченче председатель" (Азат Абдуллин). "Стәрлетамак" телевизион әкиятенә һәм "Алтын атлы сыбайлы" н/фильмына (Ю.Якушев белән, Мосфильм, 1980) музыка яза. "Курай турында легенда" (1979), "Телсез" балетлары; "Прометей" белән "Сибай" симфоник поэмалар; бәрмә (инструментлар) һәм синтезатор өчен "Катастрофа, 4 июнь" (1989), "Нәсел язуы" ораториясе (1974), "Башкортстан" һәм "Ленин язын туган" кантаталары. Татар дәүләт академия театры куйган "Телсез күке" (Зөлфәт Хәким) спектакленә музыка язган (2008).
1974 елдан — СССР композиторлар берлеге әгъзасы. Россия язучылар берлеге әгъзасы. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2009 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 2022 ― Салават Юлаев ордены Радий Хабиров в День работника культуры наградил выдающихся представителей отрасли. ИА «Башинформ», 25.03.2022. 2026 ― «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен» аерымлык билгесеАзат Гиззатуллин. Радий Хабиров вручил награды жителям Башкирии. Башинформ, 09.06.2026 2026 ― Салават Юлаев премиясе ― милли җыр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өченАзат Гиззатуллин. Радий Хабиров вручил госпремии имени Салавата Юлаева. Башинформ, 9.10.2026 Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар Сара моңнары Рим Хәсәнов җырлары Күренекле татар композиторы Рим Хәсәнов 60 яшьлек юбилеен билгели Рим Хәсәнов язучылар берлегенә кергән
Төркем:Татар композиторлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:ССРБ композиторлары Төркем:Г. Сәләм премиясе лауреатлары Төркем:Уфа шәһәренең мактаулы гражданнары Төркем:«Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен» аерымлык билгесе белән бүләкләнүчеләр Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары