Юача - милли ризык.

Юачаны әче камырдан ясыйлар, чүпрәсен бавырсакка караганда күбрәк салалар. Башта камырны бераз каплап тоталар. Аннары 200—300 г лы кисәкләргә бүләләр дә юан баусыман тәгәрәтәләр һәм, кузы чикләвеге кадәр турап, күп итеп май салып пешерәләр. Юача сап-сары булырга тиеш. Пешкән юачаны майдан тишекле зур чүмеч белән сөзеп алалар һәм, шикәр оны сибеп, табынга чыгаралар.

Азыклар бавырсакка алган кадәр, 15—25 г чүпрә.

Искәрмәләр

Чыганаклар Татар халык ашлары./Руcчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. - 318 б. 1 рәс. белән, 8 б. вкл.

Моны да карагыз Бавырсак

Төркем:Татар ризыклары