Асия Миръякут кызы Минһаҗева — татар шагыйрәсе, журналист.
Шагыйрә Асия Миръякут кызы Минһаҗева 1952 нче елның 16 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында колхозчы гаиләсендэ туа . Укуын Метрәй сигезьеллык мәктәбендә башлап, 1968 елда гаиләләре Мөслим эшчеләр бистәсенә күчкәч, урта белем алуын шунда тәмамлый. Урта мәктәптән соң ике ел (1970-1972) Мөслим районының Баек урта мәктәбендә татар теле һәм тарих укытучысы булып эшли . Шул елларда район газетасында, бераз соңырак “Азат хатын” (хазерге “Сөембикә”) һәм “ Казан утлары “ журналларында аның тәуге шигырьләре басылып чыга .
1972-1977 елларда А. Минһаҗева – Казан дәүләт университетының татар филологиясе булеге студенты . Уку чорында университеттагы “Әллүки” әдәби-иҗади берләшмәсенең актив әгъзасы була , республика матбугатында шигырьләре басыла, телевидение оештырган шигърият тапшыруында катнаша , тирән хисле , уз-узенә таләпчән , кыю сузле , горур-ихлас тавышлы, җитлеккән шагыйрә буларак исеме әдәби мохиттә телгэ алына башлый .1985 елда исә Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең “Биеклектэ очрашу“ дигән беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга .
Университетны тэмамлаганнан соң, А. Минһаҗева өч ел Мөслим районының Үрәзмәт урта мәктәбендә – укытучы , сиксәненче елларда Казан да төрле көндәлек матбугат редакцияләрендә –корекктор, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында – кече фәнни хезмәткәр ,Татарстан Язычулары берлеге аппаратында – секретарь-машинистка, аннары Әлмәт шәһәрендә “Әлмәт таңнары” газетасында хатлар бүлеге мөдире һәм туксанынчы елларда кабат Казандагы матбугат оешмаларында төрле хезмэт вазифаларын башкара. 1993 елда аның Татарстан китап нәшриятында “Якты сагыш” дигэн , әдәби җәмәгатьчелек һәм шигырь сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителгән икенче шигъри җыентыгы басыла.
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар журналистлары