«Dabro» («Дабро») — бертуган Иван һәм Михаил Засидкевичләрдән торган Украина шәһәреннән музыкаль төркем. Иван һәм Михаил төркемнең продюсерлары, шулай ук үз җырларының авторлары булып торалар. «Юность» җыры 2020 елда төркемгә зур популярлык китергән.

Тарих Абыйлы-энеле Иван (1990 елның 28 августы) һәм Михаил (1992 елның 1 мае) Засидкевичлар Украинаның Донецк өлкәсе Курахово шәһәрендә музыкаль гаиләдә туып-үскәннәр. Икесе дә музыка мәктәбендә укыганнар, аны аккордеон классы буенча тәмамлаганнар.

2009 елда бергәләп рэп стилендә җырлар яза башлаганнар.

2013 елда «Dabro» төркеменә нигез салганнар, анда бердәнбер катнашучылар булып торалар. Абыйлы-энеле бергә үз җырларын язалар. Шул ук елда дуэт «Ты мой сон» җырын тәкъдим итә. Бу җыр бертуганнарның иң танылганнарының берсе булып кала.

2015 елда Әзербайҗан җырчысы Bahh Tee (чын исеме — Бәхтияр) Михаил һәм Иваннан аның өчен альбом язуны сораган. Эш вакытында алар аның янына Казанга күчәләр. Альбом әзер булгач, абыйлар бу шәһәрдә калырга карар кыла.

Абыйлы-энеле шулай ук башка артистларның җырлары өстендә дә эшләгәннәр: Светлана Лабода, «Каста», Децл, Рем Дигга, Джиган, Полина Гагарина һ. б.

2020 елның май уртасында «Юность» җырын, июнь аенда аңа клибын тәкъдим итәләр. Беренче ике атнада клип YouTubeта 2 миллион карау җыйган (2022 елның гыйнвар башына — 189 миллионнан артык карау).

2020 елның сентябрь уртасында Dabro төркемен «Вечерний Ургант» (Первый канал) телевизион тамашасына чакыралар, анда абыйлар «Юность» хитын башкарганнар.

2020 елның ноябрендә «Юность» альбомы чыга. Альбомдагы барлык җырлар да «Авторадио» студиясендә башкарылган.

Дискография

Альбомнар

«Включай» (2013) «Наше время» (2014) «Наше время» (2020 елның 19 июне) «Юность» (2020 елның 6 ноябре)

Сингллар

«Жара идёт изнутри» (2015) «Кажется» (2016) «Мне глаза её нравятся» (2018) «Думать о тебе» (2018) «Я по частицам» (2019) «Что же ты молчишь» (2019) «Поцелуй» (2019) «Мой путь» (2020) «Мне не снишься ты» (2020) «Юность» (2020) «Все за одного» (2020) «На крыше» (2020) «На часах ноль ноль» (2021) «Услышит весь район» (2021)

Бүләкләр һәм номинацияләр ЕлБүләкКатегорияКандидат/эшНәтиҗә2020Nickelodeon Kids’ Choice AwardsРоссия тамашачылары арасында елның иң яраткан ачышыDabroҖиңү2021«Алтын граммофон»«Юность»DabroҖиңүTop Hit Music AwardsЕл ачышыDabroҖиңүRU.TV премиясеИң яхшы стартDabroНоминацияБию йолдызыDabroНоминацияИң яхшы җырDabroНоминацияМУЗ-ТВ премиясеЕл ачышыDabroҖиңүИң яхшы төркемDabroНоминацияИң яхшы җыр«Юность»Номинация

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Алфавит буенча музыкаль коллективлар исемлеге