Акне розацеа — кояш йогынтысына дучар булган бит һәм муенның өске өлеше тиресен зарарлаучы таралган идиопатияле хроник дерматоз.
Патогенез Папулалар һәм пустулалар барлыкка килү сәбәбе S. epidermidis бүлеп чыгарган липазалар була ала. Липазалар мейбомий бизләренең балавыз һәм катлаулы стеарин эфирларын тарката ала, нәтиҗәсендә ялкынсынулы ирекле май әчелекләре чыга. Өстәмә Helicobacter pylori йоктыру катлауландыручы шарт булып санала. Тетрациклин кабакларда бактерияләр санын киметә, шулай итеп липазалар бүленүе кими.
Ачыклау 1. Олы яшьтә маңгай, яңак, борын һәм иякнең кычытуы һәм кызаруы белән билгеләнә. Симптомнар барлыкка килүе еш спиртлы, кайнар эчемлекләр һәм әче ризыклар кулланудан кузгатыла.
2. Билгеләре
• Телангиэктазия ясалу белән көчәюче эритема (рәс. 24.39а).
• Папулалар һәм пустулалар (рәс. 24.396).
• Май бизләре гипертрофиясе (рәс. 24.39в).
• Ринофима (рәс. 24.39г).
NB Вульгар бетчәләрдән аермалы буларак, комедоннар (кара башлы һәм ак башлы сыткы) юк.
Дәвалау Дәвалау урынлы метронидазол гелен һәм азелай әчелеге нигезендәге крем кулланудан һәм эчкә тетрациклин кабул итүдән тора. Эчкә изотретиноин кабул итү һәм лазер терапияне куллану мөмкин.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар