Константин Персидский (1903-1970) - математик, физика- математика фәннәре докторы (1946), профессор (1934), Казакъ ССР Фәннәр Академиясе академигы (1951), Казакъ ССРның атказанган фән эшлеклесе (1944). 1940 елдан КПСС әгъзасы.
Биография Константин Петрович Персидский 1903 елда Сызранда туган.
1922 - 1923 елларда Самара дәүләт университетының педагогика факультеты студенты.
1923 - 1927 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультеты студенты.
1927 - 1930 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының аспиранты. Казан шәһәр советы әгъзасы.
1930 - 1933 елларда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультеты доценты.
1934 елда математика кафедрасы профессоры гыйльми исеме бирелә.
1934 - 1939 елларда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетыныңматематика кафедрасы профессоры.
1939 - 1940 елларда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультеты деканы һәм дифференциаль тигезләмәләр кафедрасы мөдире.
1940 - 1946 елларда М.Киров исемендәге Казакъстан дәүләт университетының математик анализ кафедрасы мөдире.
1945 - 1951 елларда Казакъ ССР Фәннәр академиясенең математика-механика секторы мөдире.
1946 елда Мәскәү дәүләт университетында «К теории устойчивости решений дифференциальных уравнений» темасына диссертация яклый.
“1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакяр батыр хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.
1946 - 1968 елларда М.Киров исемендәге Казакъстан дәүләт университетының дифференциаль тигезләмәләр кафедрасы мөдире.
1951 елда Казакъ ССР Фәннәр академиясенең тулы әгъзасы (академик) сайланды.
1951 - 1954 Казакъ ССР Фәннәр академиясенең физик һәм математика фәннәре кафедрасы председателе. Казакъ ССР Фәннәр Академиясе Президиумы әгъзасы.
1952-1968 елларда дифференциаль тигезләмәләр кафедрасында физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәләрен бирү буенча Гыйльми совет эшли, аның рәисе булып профессор К. П. Персидский эшли.
1955 - 1965 елларда - Казакъстан Фәннәр академиясенең математика һәм механика секторының өлкән фәнни хезмәткәре.
1966 - 1969 елларда Казакъстан Фәннәр академиясенең математика һәм механика институты директоры (хәзерге вакытта Казакъстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Фән комитетының математика һәм математик модельләштерү институты).
1966 - 1970 елларда Казакъстан ССР Фәннәр академиясенең математика һәм механика институтының функциональ киңлекләрендә дифференциаль тигезләмәләр лабораториясе мөдире.
Персидский - Казакъ ССР Фәннәр академиясенең математика һәм механика секторына нигез салучы.
1966 - 1969 елларда физика- математика фәннәре бүлегенең академик-секретаре булып эшли Алма-Ата. Энциклопедия — Гл.редактор Козыбаев М. К., Алма-Ата, Гл. ред. Казахской Советской энциклопедии, 1963. .
1970 елның 22 июнендә үлә. Алматы Үзәк зиратында күмелгән .
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Казакъ ССР Фәннәр Академиясе академигы (1951) Казакъ ССРның атказанган фән эшлеклесе (1944) Казакъ ССР Югары Советының Мактау грамотасы (1953, 1963) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1954) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1961)
Искәрмәләр
Төркем:Казан университеты укытучылары Төркем:Казакъстан галимнәре Төркем:ССРБ галимнәре Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:«Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:ССРБ математиклары Төркем:Әлифба буенча математиклар Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Алматыда вафатлар Төркем:1970 елда вафатлар Төркем:22 июнь көнне вафатлар Төркем:1903 елда туганнар Төркем:23 март көнне туганнар Төркем:Математиклар