Кылыйлык яки Гетеротропия (тропия) — ачык тайпылыш, бу очракта күрү күчәрләре төбәлү ноктасында кисешми. Ике күз белән алынган рәсемнәр дөрес тигезләнми, шуңа яки икеләнү яки киткән күз белән алынган сурәтнең кабык дәрәҗәсендә тоткарлануы күзәтелә, бу балаларда ешрак очрый. Балачакта кылыйлык бинокуляр фузиянең нормаль үсеш ысуллары бозылганда яки ике күздә рефракция аермасы (аметропия) өчен күз йөртү дисбалансы нәтиҗәсендә үсеш алырга мөмкин. Мәсәлән бер күзнең түбән күрүе белән бәйле фузия бозылуы өлкән яшьтә гетеротропия үсешенә китерә ала. Кылыйлык шулай ук экстраокуляр мускулларның көчсезлеге яки аларның механик чикләнүе яки иннервацияләре зарарланганда үсеш алырга мөмкин.
• Күзләрнең ятма тайпылышы (яшерен яки ачык) — кылыйлыкның иң таралган формасы.
• Асма тайпылыш һәрвакыт диярлек күз хәрәкәте бозылу белән бәйле.
• Икенче күзгә карата бер күзнең өскә күчүе гипертропия, ә күзәтелгән өскә китүе — гиперфория дип атала.
• Аска күчүе гипотропия, ә китүе — гипофория дип атала.
Анатомия күчәре — мөгезкатлау үзәге аша арткы котыпка таба баручы сызык. Фовеа гадәттә күзнең арткы котыбының анатомия үзәгеннән бераз чигәрәк урнашканга, күрү күчәре гадәттә анатомия күчәре белән туры килми.
Каппа почмагы (к) — күрү һәм анатомия күчәре арасындагы почмак, гадәттә 5° тәшкил итә (рәс. 20.1). К почмагы арткы котыпның үзәгеннән фовеа чигәрәк урнашканда уңай була, бу мөгезкатлау рефлексының борын ягына күчүенә китерә һәм кире очракта тискәре була. Зур каппа почмагы яшерен кылыйлык күренешен чыгара ала һәм гадәттә җитлекмәгәннәр ретинопатиясендә макула күчкәннән соң почмак +5° шактый артканда ялган экзотропия буларак күзәтелә Кылыйлыкка сенсорлы җайлашу Балаларда күрүнең сенсорлы системасы патологик халәтләргә (конфузия һәм диплопиягә) ике ысул аша җайлаша ала: (а) супрессияләр, (б) челтәркатлауның аномаль корреспонденциясе. Аларның барлыкка килүе балаларның 7-8 яшенә кадәр күрү системасының үзлелеге үсеше белән бәйле. Өлкәннәр кылыйлык барлыкка килгәндә сирәк очракта гына икенче сурәтне бастырып, диплопияне кичерми ала.
1. Супрессия — ике күз ачык булганда бер күздән килгән сурәтнең күрү кабыгы белән актив бастыруы. Супрессия өчен диплопия, конфузия, астигматизм/анизометропиядә төгәлсез сурәт этәргеч санала. Клиник яктан супрессияне түбәндәге рәвештә төркемлиләр:
а) үзәк яки периферияле. Үзәк супрессиядә конфузияне булдырмау өчен тайпылган күз фовеасыннан сурәт бастырыла. Диплопия, киресенчә, периферия супрессиясе ярдәмендә юк ителә, бу очракта тайпылган күзнең челтәркатлау перифериясеннән сурәт бастыруы була;
б) монокуляр яки альтернацияләүче. Баш күздән күренеш тайпылган (яки аметропияле) күздән һәрвакыт өстен чыкканда супрессия монокуляр була, ягъни соңгысының күренеше өзлексез бастырыла. Супрессиянең бу төре амблиопия үсешенә китерә. Супрессия альтернацияләсә (ягъни күренеш чиратлап башта бер аннары икенче күздә бастырыла) амблиопия үсеш алмый;
в) факультатив яки мәҗбүри.Факультатив супрессия күз торышы дөрес булмаганда барлыкка килә. Күз торышына карамастан мәҗбүри супрессия даими була. Мисал буларак алмашучы экзотропия һәм Дуэйн синдромы була ала.
2. Челтәркатлауларның аномаль корреспонденциясе (ЧАК) — корреспонденцияләмәгән ретиналь өлешләр гомуми субъектив күрү юнәлешенә ия булган халәт, ягъни кечкенә почмак белән ачык кылыйлыкта фузияне күзәтәләр. Шулай итеп, төбәлүче күзнең фовеасы тайпылган күзнең фовеаль булмаган өлеше белән эшли. ЧАК — гетеротропия булганда аномаль бинокуляр күрүгә булышкан кылыйлыкка уңай сенсорлы җайлашу (супрессиягә каршы).
ЧАК бинокуляр җавап беркайчан да гадәти бифовеаль бинокуляр аерым күрү кебек әйбәт булмый. ЧАК анизометропия белән бергә кечкенә почмак белән эзотропиядә (микротропия) ешрак күзәтәләр.
3. Микротропия — кечкенә почмак белән кылыйлык (< 10Д), бу очракта стереопсис бар, ләкин кимегән, шулай ук аметропияле күздә чагыштырмалы амблиопия күзәтәләр. Микротропия ике формалы була:
а) соңга калу белән микротропия.Кылый күзнең монокуляр төбәлү ноктасы бинокуляр төбәлүдә кебек сәламәт күз фовеасы белән туры килә, шуңа күрә каплау белән сынауны үткәргәндә тайпылган күзнең хәрәкәте монокуляр төбәлүдә күзәтелми;
б) соңга калусыз микротропия. Бинокуляр төбәлүдә кылый күзнең монокуляр төбәлү ноктасы сәламәт күзнең фовеасы белән туры килми. Монокуляр төбәлүдә каплау белән сынау үткәргәндә тайпылган күзнең күпмедер тайпылышын күзәтәләр. ЧАК аккомодатив эзотропиягә бик хас түгел, чөнки тайпылыш почмагы төрле яки зур, сурәтләр бүленеше артык зур була.
4. Кылыйлык нәтиҗәсе
• Конфузияне булдырмау өчен кылый күзнең фовеасы бастырыла.
• Диплопия барлыкка килә, чөнки челтәркатлауның корреспонденцияләмәүче өлешләре бер үк сурәт ала.
• Диплопияне булдырмау өчен кылый күзнең периферия супрессиясе феномены яки ЧАК барлыкка килә.
• Өзлексез бер яклы супрессия дисбинокуляр амблиопиягә китерә. Кылыйлыкка моторлы җайлашу Кылыйлыкка моторлы җайлашу ихтыярсыз баш торышы белән чагыла һәм башлыча бинокуляр аерым күрүгә ирешү өчен тумыштагы күз хәрәкәтләре аномалияләре белән балаларда барлыкка килә. Мондый очракларда ихтыярсыз баш торышын үзгәртү бинокуляр функция югалтуын һәм хирургик катнашу кирәклеге турында күрсәтә ала. Мондый авыруларда өлкән яшьтә декомпенсация симптомнарын күзәтәләр, өстәвенә алар ихтыярсыз баш торышын үзләре еш сизми. Булдырылган парезлы кылыйлыкны өлкәннәр аңлап баш торышы белән тайпылыш бик күп һәм караш юнәлешенә (тотрыклы) бәйле булмаса кулда тота ала . Башның ихтыярсыз торышы диплопиядән коткара һәм бинокуляр күрү кырын үзәкләштерергә булыша. Зарарланган мускул йогынтысы ягы өлкәсенә башны борып, караш зарарланган мускул өлкәсеннән мөмкин булганча (күз алмалары борыла алмаган якка башны борып) кире якка тайпыла. Башның ихтыярсыз торышына түбәндәге өч компонент керә.
• Битне уңга яки сулга бору.
• Башны уңга яки сулга ию.
• Иякне күтәрү яки төшерү.
1. Ятма тайпылышларны гына төзәтү өчен авыру битне бора. Мәсәлән, сул тышкы мускул параличында сулга караганда диплопия барлыкка килә; башны сулга борганда карашны зарарланган мускулның йогынтысы өлкәсеннән һәм диплопиядән кырыйга уңга читләштерә. Авыру шулай ук вертикаль йогынтылы мускуллар парезында башны бора ала, бу иң күп асма тайпылышлы торышны булдырмау өчен кирәк (мәсәлән, өске кыек мускулның хәлсезлегендә бит сулга борылачак).
2. Башны июне авыру торсион һәм/яки асма диплопияне җайлау өчен куллана. Сул өске кыек мускул көчсезлегендә сул күз чагыштырмача өскә күтәрелә, ә баш уңга (рәс. 20.16) гипотропияле күз ягына авыша; мондый торыш асма буенча икеләнгән сурәтләрнең бүленүен киметеп фузияне кайтарырга булыша. Фузиягә комачаулаган чагылган торсион компонент булганда, башны шул ук (сул) якка авыштыру аның йогынтысын төзәтүче рефлекслар (эксторсияне сораган торышында уң күзнең урыны) ярдәмендә киметәчәк.
3. Иякне күтәрү яки төшерүне авыру күтәрүче яки төшерүче мускуллар хәлсезлегенә җайлашу, шулай ук «А» һәм «V» төрендәге ятма тайпылышларын киметү өчен кулланалар. КЛИНИК ТИКШЕРҮ Анамнез 1. Барлыкка килү чагы кылыйлык этиологиясенә күрсәтә ала. Кылыйлык иртәрәк барлыкка килсә, хирургик катнашу кирәклеге арта. Кылыйлык соңрак барлыкка килсә (гадәттә 18-36 айда), аккомодация компоненты ихтималлыгы күбрәк. Балачакта кылыйлыкның дәвамлыгы күбрәк булган саен амблиопия куркынычлыгы югарырак, альтернацияләүче төбәлүдән кала очраклардан. Иске фотографияләрне бәяләү кылыйлыкны яки башның ирексез торышын теркәү өчен файдалы була ала.
2. Симптомнар моңарчы булган гетерофория декомпенсациясенә яки күптән түгел булдырылган гадәттә парезлы халәткә күрсәтә ала.
Беренче очракта авыру уңайсызлык, төгәлсезлек һәм, бәлки, билгесез башлану белән диплопиягә һәм булдырылган чирдән аермалы буларак, бу очракта диплопия кинәт барлыкка килү белән билгеләнә, дәвамлыгына зарлана. Диплопия төрен (ятма, асма), ул максималь булган караш юнәлешен, бинокуляр аерым күрү саклануын билгеләргә кирәк. Өлкән авырулар дәвалавын сайлаганда кылыйлык нинди авырлыкларга китергәнен аерым ачыкларга мөһим.
3. Почмак төрлелеге мөһим, чөнки алмашучы кылыйлык бинокуляр күрүнең күпмедер саклануына күрсәтә. Альтернацияләүче кылыйлык ике күздә дә тәңгәл күрү үткенлегеннән гыйбарәт.
4. Гомуми халәт яки үсеш аномалияләре аерым мәгънәгә ия (мәсәлән, церебраль паралич белән балаларда кылыйлык ешлыгы күбрәк). Өлкән яшьтәгеләрдә начар сәламәтлек һәм стресс декомпенсациягә китерә ала, ә булдырылган парезда авырулар сәбәп шартын яки бәйләнешне күрсәтә ала (җәрәхәт, неврология чире, диабет һәм б. ш.).
5. Туу анамнезы шуларга йөклелек чоры, туганда тән авырлыгы, карын эчендәге үсеш, туу яки неонаталь чор патологиясе керә.
6. Нәсел анамнезы мөһим, чөнки кылыйлык гаиләле холыкка ия, тик нәселдәнлек төре билгеле түгел. Гаиләнең башка әгъзаларына нинди дәвалауны үткәргәннәрен белергә кирәк.
7. Офтальмологик анамнез, шул исәптән күзлек билгеләү һәм аңа һәм окклюзиягә карата комплаентлык, моңарчы булган хирургик катнашулар яки призмалар кию терапияне сайлау һәм фараз өчен мөһим. Тайпылыш почмагын үлчәү Һиршберг сынавы Һиршберг сынавы — яшь яки элемтәгә керә алмаган авыруларга һәм шулай ук кылый күз белән начар төбәлүдә ачык кылыйлык почмагын бәяләү өчен чагыштырмача бәяләү ысулы. Кул озынлыгы аралыгыннан авыру күзенә яктырталар, ул яктылык чыганагына карарга тиеш. Мөгезкатлау рефлексы төбәлүче күзнең бәбәк уртасында (азмы-күпме) урнаша һәм кылый күзгә таба тайпылышның кире ягына күчә. Мөгезкатлау үзәгеннән һәм рефлекс арасын бәялиләр. Һәр тайпылган миллиметр тайпылышы 7° тигез. (1° = 2А). Мәсәлән, рефлекс бәбәкнең чигә кырыенда урнашса (бәбәк диаметры 4 мм булганда) почмак 15° тәшкил итә (рәс. 20.29а); рефлекс лимб янында урнашса, почмак якынча 45° тәшкил итә (рәс. 20.29б, в). Бу сынау шулай ук түбәндәге халәтләр белән чыгарылган ялган кылыйлыкны ачыклау өчен файдалы.
1. Эпикантус эзотропияне охшата ала (рәс. 20.30а).
2. Аномаль бәбәкләр аралыгы. Кыска аралык эзотропияне, киң — экзотропияне охшата (рәс. 20.30б).
3. Каппа почмагы — күрү һәм анатомия (бәбәк) күчәре арасындагы почмак.
• Гадәттә фовеа арткы котыбның анатомия үзәгеннән чигә ягындарак урнаша. Шулай итеп бифовеаль төбәлүгә ирешү өчен күзләр бераз абдукция халәтендә тора, шуңа мөгезкатлауга төшүче яктылык ике күздә дә мөгезкатлау үзәгеннән борын ягындарак рефлекска китерә (рәс. 20.31а). Бу халәтне уңай каппа почмагы дип атыйлар.
• Зур уңай каппа почмагы экзотропиягә охшый ала (рәс. 20.31б).
• Фовеа арткы котыпка карата борын ягынарак урнашса каппа почмагы тискәре була. (югары дәрәҗәдәге миопия һәм фовеа эктопиясе). Бу очракта мөгезкатлау рефлексы мөгезкатлау үзәгеннән чигә ягына күчкән һәм эзотропиягә охшый ала (рәс. 20.31в). Кримски сынавы һәм призмалы чагылыш сынавы Мөгезкатлау рефлексларын Һиршберг сынавындагы максатта кебек кулланалар, ләкин призмалар белән бергә, бу ачык кылыйлыкта почмакны төгәлрәк үлчәргә мөмкинлек бирә.
1. Кримски сынавы. Мөгезкатлауның яктылык рефлексларының тәңгәл килүенә ирешеп, призманы төбәлүче күз алдына куялар (рәс. 20.32). Бу сынау параллаксны җиңәргә мөмкинлек бирә. Кримски сынавын призмалы чагылыш сынавыннан ешрак кулланалар.
2. Призмалы чагылыш сынавы. Мөгезкатлауның яктылык рефлексларының тәңгәл килүенә ирешеп, призманы тайпылган күз алдына куялар. Каплау белән сынаулар Каплау белән сынауларга (соvег-сынау) кылыйлыкның күп формаларын ачыклау өчен берничә гади сынаулар керә. Сынаулар ачык һәм яшерен кылыйлыкны аерырга, тайпылышның юнәлешен һәм чагыштырмача күләмен билгеләргә, тайпылыш белән идәрә итү дәрәҗәсен бәяләргә һәм амблиопия билгеләрен ачыкларга мөмкинлек бирә. Каплау белән сынаулар авыруның әйбергә төбәлү сәләтенә нигезләнгән. Бу сынауларны якында һәм еракта, күзлек һәм ансыз, һәм башның төрле җайлану торышында үткәрәләр.
Авырудан игътибар һәм хезмәттәшлек сорала. Төп сынауны үткәрү күпчелек очракта яшькә бәйле түгел.
1. Каплау һәм ачу белән сынау ике өлештән тора: