Угандада ислам (, суах. Uislamu nchini Uganda, ) ― азчылык дине. 2013 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Угандада ислам динен халыкның (42,7 млн кеше, 2018 елга) 13,7 % ы тоткан. Пью тикшеренү үзәге 2014 елда исәпләп чыгарганча, угандалыларның 11,5 % ы – мөселманнар. Аларның зур күпчелеге сөнниләр, аз санлы шигыйлар (7 %), әхмәдияләр (4 %) бар). 2009 ел өчен бастырылган хисап нигезендә, Уганданың көнчыгышында мөселманнарның иң югары проценты исәпкә алынган.
Уганда ― Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы.
Тарих XIX гасыр Ислам дине Угандага төньяктан (Мисырдан һәм Госман империясеннән) һәм Көнчыгыш Африка яр буе сәүдәсенең эчке элемтәләре аша XIX гасыр урталарында килә. Мөселман суахили һәм Занзибарның гарәп сәүдәгәрләре 1840-еллардан башлап, утлы корал, дары, тоз һәм тукымалар (алмашка фил сөяге һәм коллар) белән сәүдә итү өчен Угандада (Буганда) төпләнеп кала башлый. 1844 елны беренче мөселман гарәп сәүдәгәре Әхмәд бин Ибраһим Буганда короле сараена килеп җиткәнKasozi, A.B.K., 1994. Social Origins of Violence in Uganda, 1964-1985. Шулар йогынтысында 1856―1884 елда Уганда солтаны (кабака) булган (1837—1884) 1871 елда ислам кабул иткән Мтеза / ЭСБЕ.
Бәйсезлеккә ирешкәннән соң Дине буенча мөселман түнтәрелеш ясап, хакимияткә килгәч, аңа карата лояль булган мөселман кавемнәрен һәм Судан белән чиктә яшәүче башка мөселманнарны, шулай ук Суданнан күчеп килүчеләрне армиягә гаскәриләр итеп ала башлый Nantulya Paul, Exclusion, Identity and Armed Conflict: A Historical Survey of the Politics of Confrontation in Uganda with Specific Reference to the Independence Era , (2001) Konrad Adenauer Stiftung. 1972 елда йөз мең һиндстанлының илдән куылуы Уганданың мөселман халкын шактый киметкән. Иди Әмин чорында мөселман җәмгыяте Ливиядән һәм Согуд Гарәбстаныннан акчалата ярдәм алган.
1979 елда Иди Әмин бәреп төшерелгәч, аның яклы мөселманнар эзәрлекләүгә дучар булган. 1979 елда президент итеп билгеләнгән шулай ук мөселман булган.
Угандада Элгон тауларыннан ерак түгел шәһәрендә урнашкан.
Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме илнең милли бәйрәмнәре исемлегенә кергән.
2002 елгы җанисәп
2002 елгы җанисәп мөселманнарның ил халкының 12,1 % ын тәшкил итүен күрсәткән . Төбәк исеме% МөселманнарҮзәк төбәк18.4%Көнчыгыш төбәк 17.0%Төньяк төбәк8.5%көнбатыш төбәк4.5%Барлыгы12.1% Юмбе округы – мөселман күпчелеге булган бердәнбер өлкә (76 %). Мөселманнар Мюга (36 %) һәм Иганга (34 %) округларында шактый азчылыкны тәшкил итә. Моны да карагыз Угандада Һинд дине Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Африкада ислам Төркем:Угандада ислам