Альберт Нестеров, Альберт Валерий улы Нестеров (, 1976 елның 11 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― театр рәссамы, 2012 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының баш рәссамы, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2013), Россия Федерациясенең «Алтын битлек» театр (2016), Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт (2020) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1976 елның 11 мартында Уфада туган. Черниковкада балалар сәнгать мәктәбен (лицей), Уфа дәүләт сәнгать институтының режиссёрлык бүлеген тәмамлаган (Р. В. Исрафилов курсы, укытучылары Б. Б. Хәйбуллин, И. Ш. Сәетов, 2000) Илюза Капкаева. Похоже, талант у Нестеровых - это фамильное... Вечерняя Уфа, 20.04.2016. Диплом эше ― Жан Батист Мольерның «Саран» пьесасы буенча куелган спектакль.
Хезмәт юлы Югары уку йортында укыганда Гафури театрының баш рәссамы Таң Еникеевның ассистенты була.
2001 елдан Салават драма театрында: куючы-рәссам, 2003―2012 елларда ― театрның баш рәссамы.
2012 елдан – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының баш рәссамы.
2016 елда узган IV халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү фестиваль-форумында (Казан) «Спектакльнең образын иҗат иткәндә пьеса белән эшләү» семинарын алып бара Сведения о контракте. Госзатраты.
Иҗаты А. В. Нестеров бер үк вакытта сценограф, костюмнар һәм яктырту буенча рәссам, реклама продукциясе дизайнеры. Төрле театр сәхнәләрендә Альберт Нестеров 100 дән артык спектакль бизәгән Альберт Нестеров. Новосибирскиның «Старый дом» театры сайты.
Бизәгән спектакльләренең кайберләре Гафури театры Бирнәсез кыз (А. Островский, 2012) Ак пароход (Ч. Айиматов, 2013) Әниләр һәм бәбиләр (Т. Миңнуллин, 2014) Каһым түрә (Б. Бикбай, 2015) Зөләйха күзләрен ача (Г. Яхина, 2017) Ташлама утны, Прометей (М. Кәрим, 2018) Кыз урлау (М. Кәрим, 2019) һ. б.
Салават театры Шулай булды шул (Т. Миңнуллин) Соңлаган мәхәббәт (А. Островский) Сөяркәм килгән. Нишләргә? (З. Хәким) Ай тотылган төндә (М. Кәрим) һ. б.
«Нур» театры Урман әкияте
Милли яшьләр театры Ябык ишекләр артында (Ж. П. Сартр) һ. б.
Стәрлетамак башкорт театры Асылъяр (М. Фәйзи) Кодача (Б. Бикбай, З. Исмәгыйлев) һ. б.
Камал театры Сыер (Н. Хикмәт) Җил көе (З. Хәким) Килмешәк (С. Гаффарова, 2017)Килмешәк. Камал театры сайты
Тинчурин театры Күрәсем килгән иде (И. Мәхмүтова)
Ырынбур рус театры Купшы ир (С. Белов ) Аккош күле (А. Чехов) һ. б.
Новосибирск театры Зөләйха күзләрен ача (Г. Яхина)
Минзәлә театры Сөясеңме, сөймисеңме (Ф. Бүләков, 2021)Флорид Бүләков «Сөясеңме, сөймисеңме…». Минзәлә театры сайты
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2013 ― БР атказанган сәнгать эшлеклесе 2016 ― «Алтын битлек» премиясе ― «костюмнар буенча иң яхшы рәссам эше» номинациясендә (Гафури театрында куелган «Кара йөзләр» спектакле, М. Гафури әсәре) Золотая маска. Лауреаты 2016. goldenmask.ru 2016 ― Салават Юлаев ордены ― «мәдәният, сәнгать өлкәсендә югары иҗади казанышлары өчен» Альберт Нестеров награжден орденом Салавата Юлаева! Гафури театры сайты 2020 ― Салават Юлаев премиясе ― Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы һәм Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча куелган спектакльләр өчен (Гафури театрының сәнгать җитәкчесе Айрат Әбүшахманов белән бергә)
Сылтамалар Альберт Нестеров. Гафури театры сайты Альберт Нестеров. «Алтын битлек» фестиваленың рәсми сайты
Искәрмәләр
Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Шәхесләр:Гафури театры Төркем:Шәхесләр:Салават драма театры Төркем:Театр рәссамнары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары