Екатерина Шорохова (10 июль 1922 ел — 7 февраль 2004 ел) — ССРБ һәм Россия галим-психологы һәм философы. Фәлсәфә фәннәре докторы (1962), профессор (1963). РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1986).

Биографиясе Екатерина Васильевна Шорохова 1922 елның 10 июлендә Волгоград өлкәсенең Березовка авылында крестьян гаиләсендә туган.

1940 елда урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 1947 елда Ленинград дәүләт университетының фәлсәфә факультетының психология бүлеген тәмамлый.

1947 елдан 1951 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең фәлсәфә институтында аспирантурада укый, шуннан соң «Материалистическое учение И. П. Павлова о сигнальных системах» темасына кандидатлык диссертациясе яклый

1947 елдан 1972 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең фәлсәфә институтында гыйльми хезмәткәр, өлкән гыйльми хезмәткәр, 1955 елдан 1957 елга кадәр институтның гыйльми секретаре, 1960 елдан 1972 елга кадәр академик С.Л. Рубинштейн вафатыннан соң — психологиянең фәлсәфә проблемаларның секторын җитәкли. 1962 елда докторлык диссертациясе яклый. 1963 елда Е. В. Шорохова профессор исемен ала.

1972 елдан 1988 елга кадәр — СССР Фәннәр академиясенең психология институты директоры урынбасары һәм социаль психология лабораториясе мөдире. 1988 елдан 2004 елга кадәр Россия Фәннәр академиясенең психология институтында баш гыйльми хезмәткәр.

Төп эшчәнлегеннән тыш Шорохова Е.В. 1963 елда ССРБ психологлар җәмгыятенең вице-президенты була. Психологический журнал» (1980-2002) һәм «Вопросы психологии» (1965—1989) журналларының мөхәрририят әгъзасы булып тора.

2004 елның 7 февралендә Мәскәүдә вафат булаШорохова Екатерина Васильевна.Психологический журнал. №4(2004).Дата обращения 21 марта 2020..

Мактаулы исемнәре һәм башка бүлекләре

РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1986) Ике «Хөрмәт Билгесе» ордены (1971, 1975)

Искәрмәләр

Әдәбият

История психологии в лицах : персоналии / Психологический лексикон: энциклопедический словарь в 6 т. // ред.-сост. Л. А. Карпенко. — : Per Se, 2005 г. (Екатеринбург : ГИПП Урал. рабочий). — 783 с. — ISBN 5-9292-0136-6 Философы России XIX-XX столетий : Биографии, идеи, труды / П. В. Алексеев. — 4 изд., перераб. и доп. — : Академ. проект, 2002 г. — 1159 c. — ISBN 5-8291-0148-3

Сылтамалар

Шорохова Екатерина Васильевна (неопр.). Институт психологии РАН. Дата обращения 21 марта 2020.

Төркем:Профессорлар Төркем:10 июль көнне туганнар Төркем:1922 елда туганнар Төркем:7 февраль көнне вафатлар Төркем:2004 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Фәлсәфә фәннәре докторлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:РСФСР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Россиядә вафатлар Төркем:ССРБда туганнар Төркем:Россиядә туганнар