Камерунда ислам (, , ) ― тарафдарлары саны буенча (христианлыктан кала) икенче урындагы дин. Халыкның 40 % тирәсе ― христианнар (күбесенчә католиклар), 25-30 % ― мөселманнар, калганнары ― традицион Африка диннәре тарафдарлары һ. б..
Тарих XVI гасырда мөселманнар Камерунның төньягына үтеп керә башлый. XVII гасыр башында хәзерге Камерунның төньягында Мандара иртә феодаль дәүләте барлыкка килә. 1715 елда Мандара хөкүмәте үз иленә мөселман вәгазьчеләрен уздыра һәм Мандара солтанлыкка әверелә. XIX гасырда ярдәме белән бөтен төньяк Камерун диярлек составына керә, Илнең төньяк-көнчыгышы керә. Мөселман диненең көньякка үтеп керүенә тропик урманнар комачаулаган, шуңа күрә җирле Африка диннәре тотуын дәвам иткән көньяк Камерун кабиләләре арасында ислам таралмаган.
XIX гасыр ахырында Камерун Алмания колониясенә әверелә. Алман колониаль идарәсе чорында мөселманнар кыерсытылмый һәм мөселман кануннарына һәм гореф-гадәтләренә зыян килми.
2013 елдан төркеме Камерунның төньяк районнарында терактлар оештыра башлаган.
Саны һәм таралышы Мөселманнар Камерун халкының (21 млн кеше) 25-30 % ын тәшкил итә. Камерун мөселманнарының 48 % ы ― суфичылык вәкиле, 27 % ы ― сөнниләр, 12 % ы әхмәдияләр һәм 3% ы — шигыйлар, калганнары үзләрен билгеле бер төркемгә кертеп карамый.
Сылтамалар «Мусульмане мира: единство и разнообразие» 1615 L. Street, NW, Suite 800 Washington, DC 20036 202 419 4300 | Main 202 419 4349 | Fax 202 419 4372 | Media Inquiries. Chapter 1: Religious Affiliation. Pew Research Center’s Religion & Public Life Project (9 августа 2012)
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Африкада ислам Төркем:Камерунда ислам