Маргарита Эглит ( 1935 елда туган) - Совет һәм Россия галиме һәм механика өлкәсендә укытучы , физика һәм математика фәннәре докторы (1999), профессор (2003). М.В. Ломоносов премиясе лауреаты (1998).

Биография Эглит Маргарита Эрнестовна 1935 елның 14 гыйнварында Мәскәүдә туган.

1952 - 1957 елларда ул Мәскәү дәүләт механика һәм математика факультетында белем алган. 1957-1960 елларда бу факультетта аспирантурада укыган. 1960 елдан башлап, Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетында хезмәт итә:

1968-2001елларда - доцент, 2001 елдан - бу факультетның гидромеханика кафедрасы профессоры. Бер үк вакытта 1999-2000 елларда - доцент һәм 2000 елдан - И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетының нефть һәм газ һәм җир асты гидромеханикасы кафедрасы профессоры. .

1962 елда «К общей теории моделей сплошных сред с конечными деформациями» темасына физика-математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1999 елда «Модели микронеоднородных сред» темасына диссертация яклап, физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия була. 2003 елда ВАК боерыгы белән аңа профессор гыйльми исеме бирелә .

Фәнни һәм педагогик эшчәнлек Мәскәү дәүләт университетында ул түбәндәге темаларга лекцияләр укый:«Механика сплошной среды», «Гидравлика», «Гидродинамика открытых потоков», «Механика неньютоновских жидкостей», «Основы механики сплошной среды» и «Моделирование природных склоновых потоков».

Төп библиография:

монография «Неустановившиеся движения в руслах и на склонах» (1986)

учебники «Механика сплошных сред в задачах. В 2-х томах» (1996) «Механика сплошных сред. Основные понятия» (2003) «Лекции по основам механики сплошных сред» (2009) «Механика сплошных сред. Теория и задачи» (2010) .

Ул 190 нан артык фәнни хезмәтләр , фәнни журналларда 114 мәкалә һәм җиде фәнни- тикшеренү эше авторы .

1998 елда «Численно-асимптотические методы исследования многопараметрических задач» циклы өчен М.В. Ломоносов исемендәге премиягә лаек була.

Бүләкләр

"Хезмәт ветераны" медале (1989) М. В. Ломоносов исемендәге премия Л. И. Седов исемендәге премия(2018)

Искәрмәләр

Әдәбият

Профессора Московского университета, 1755—2004 : биогр. слов.: в 2 т. / ред. совет: В. А. Садовничий (пред.) и др.; авт.-сост.: Рябухин А. Г., Брянцева Г. В. — : Изд-во Моск. ун-та, Т. 2: М—Я. — 2005. — 763 с. — ISBN 5-211-05045-2 Төркем:Русия педагоглары Төркем:ССРБ педагоглары Төркем:Мәскәү дәүләт университеты укытучылары Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1935 елда туганнар Төркем:14 гыйнвар көнне туганнар