Петимат Руслановна Петирова (; 1982 елның 12 феврале, Элистанжи авылы, Веденск районы, Чечен-Ингуш АССР) — Чечен шагыйрәсеВ Общественной палате ЧР прошел творческий вечер поэтессы Петимат Петировой һәм журналист, Чечен Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы һәм Чечен Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы. 2017 елның октябреннән — «Гоч» әдәби-сәнгать журналының баш мөхәррире.

Тормыш юлы 1998 елда Элистанжи урта мәктәбен, ә 2004 елда Чечен дәүләт университетының филология факультетын тәмамлыйИсторико-культурологический онлайн журнал "PROMETHEUS" №15 Яндарбиев Х. Ш. Цвет надежды чеченской поэзии checheninfo.ru (20 октября 2015).

Карьера Берничә ел Хаттуни авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2006 елдан Грозныйда китап нәшриятында эшли башлыйЦагуева Луиза. Петимат Петирова: «Главное - оставаться человеком в любом деле» grozny-inform.ru (4 марта 2015).

Петимат Петрова буш вакытларында шигырьләр яза. Шагыйрә үзенең беренче җыентыгын 2009 елда ук чыгара. Петимат чечен телендә генә яза. 2008 елдан 2017 елга кадәр Петимат «Ислам таңнары» газетасы баш мөхәррире урынбасары булып эшлиВ Грозном определены победители II Республиканского конкурса «Нохчийн мотт — сан дозалла» Зори Ислама — духовно-просветительская газета.

2006—2008 елларда Грозный шәһәрендә китап нәшриятында эшли. Петиматның шигырьләре «Нана», «Орга», «Вайнах», «СтелаӀад» (Салават күпере) журналларында һәм «Исламан зӀаьнарш» (Ислам таңнары), «Даймохк», «Хьехархо» газеталарында, «ЗӀуга» (Шөпшә) юмористик-сатиристик журналларында басыла. Үзен проза, шигърият һәм публицистикада сынап карый. Петиматның шигырьләре һәм хикәяләре «МаргӀалш» (Ботаклар), «Чечен хикәясе» җыентыкларына кертелә. Аның «Сатийсаман заза» (Көтү чоры) дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

2015 елда фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Хәмзәт Яндарбиевның шагыйрә иҗатын өйрәнүгә багышланган «Чечен шигъриятенең өмет төсе» дигән мәкаләсе дөнья күрә. Шигърияткә килгәнче ул укытучы, журналист булып эшләгән һәм инде билгеле бер тормыш тәҗрибәсе булган.

2017 елда Петимат «Гоч» әдәби-сәнгать журналы эшен яңарту идеясе белән чыгыш ясый. Яңартылган журнал 999 данә тираж белән чыга. Яңартылган «Гоч» журналының беренче номеры Петиматның шәхси акчаларына чыгарылган. Текстларны чечен теленә Петимат һәм аның коллегалары — чечен шагыйрьләре һәм язучылары тәрҗемә иткән. Петимат Чечен Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Чечен Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Петимат Петирова: Перевод — творчество мужественных 03 Январь 2018

Төркем:Чечен шагыйрьләре Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1982 елда туганнар Төркем:12 февраль көнне туганнар Төркем:Чечен университетын тәмамлаучылар