Александр Шалленберг (, 1969 елның 20 июне, Швейцария, Берн) — Австрия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2021 елның 11 октябреннән Австриянең федераль канцлеры. 2019―2021 елларда Австриянең тышкы эшләр министры.
Тәрҗемәи хәле 1969 елның 20 июнендә Швейцария башкаласы Берн шәһәрендә Австрия илчесе гаиләсендә туган. Әтисенең хезмәтенә бәйле, Һиндстанда, Испаниядә, Парижда үскән.
1989―1994 елларда Вена университетында һәм Парижның Пантеон-Ассас университетында хокук белемен өйрәнгән. 1995 елга кадәр Европа көллиятендә белемен тирәнәйткән.
1997 елдан Австрия тышкы эшләр министрлыгында хезмәт итә башлаган.
2019 елның 3 июненнән Бриги́тте Би́рляйнның күчеш хөкүмәтендә Австрия тышкы эшләр министры.
Себастьян Курцның икенче хөкүмәтендә министр вазифасын саклап калган.
Себастьян Курц отставкага киткәч, Австрия хөкүмәтен җитәкли башлый. 2021 елның 11 октябрендә Австрия федераль канцлеры вазифасында раслана. Искәрмәләр
Сылтамалар Александр Шалленберг Алман милли китапханәсендә Curriculum Vitae on the ministry's website
Төркем:Австрия сәясәтчеләре Төркем:Австрия федераль канцлерлары Төркем:Вена университетын тәмамлаучылар Төркем:Әлифба буенча юристлар Төркем:Австрия юристлары Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Гамәлдәге дәүләт башлыклары