Георгий Квирикашвили( 20 июль 1967 ел) — грузин сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, 2015 елның 30 декабреннән 2018 елның 20 июненә кадәр — Грузиянең Премьер-министры.
Георгий Джемалович Квирикашвили 1967 елның 20 июлендә Грузия ССРның башкаласы Тбилисидә туган.
1984 елда Владимир Комаров исемендәге физика-математика юнәлешендәге интернат-мәктәпне тәмамлаган«Школьный галстук»: школа Комарова в Тбилиси.
1984-1991 елларда Тбилиси дәүләт медицина университетында табиб-терапевт белгечлеген үзләштерә.
1986-1988 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт итә.
1990-1995 елларда Иванэ Джавахишвили исемендәге Тбилиси дәүләт университетының икътисад факультетында белем ала.
1997-1998 елларда АКШ-ның Иллинойс штатындагы Урбана һәм Шампей калаларында урнашкан Иллинойс университетында белемен камилләштереп, финанс өлкәсендә фән магистры дәрәҗәсе ала.
Карьерасы
1993-1996 еллар — "Берләшкән Грузия Банкы"нда финанс өлкәсендә карьерасын башлый һәм кредит департаменты начальнигы урынбасары вазифасына кадәр хезмәт баскычлары үтә; 1996-1997 еллар. —"Экспорт-Импорт Банкы"ның вице-президенты; 1997-1998 еллар — «Берләшкән Грузия Банкы» идарә департаментының филиал директоры; 1999 елдан дәүләт канцеляриясендә: финанс, акча-кредит һәм тышкы икътисад хезмәтендә начальник урынбасары булып эшли; Грузия Хөкүмәте һәм АКШ-ның Халыкара үсеш агентствосының берлектәге программасындагы кече һәм урта бизнесны үстерү төркеменең җитәкчесе була; 1999-2004 еллар —Грузия парламенты әгъзасы, Икътисади сәясәт буенча комитет рәис урынбасары; "Розалар революциясе"ннән һәм властька Михаил Саакашвили килгәннән соң дәүләт хезмәтеннән китә һәм бизнес эшчәнлегенә кире кайта ;2004-2006 еллар Беренче Коммерция Банкының башкарма дирекциясе консультанты; 2006-2011 еллар —"Карту Банкы"ның генераль директоры; 2012 елның 25 октябрендә Грузиянең Борис Иванишвили җитәкләгән яңа хөкүмәтендә икъктисад һәм тотрыклы үсеш министры итеп тәгаенләнә; 2015 елның 1 сентябрендә Грузиянең чит ил эшләре министры вазифасына тәгаенләнә; 2015 елның 30 декабрендә Грузия парламенты үзенең пленар утырышында кандидатурасын раслагач һәм хөкүмәтнең ул тәкъдим иткән составын яклагач, Георгий Квирикашвили Грузиянең премьер-министры булып китә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Биография Георгия Квирикашвили Георгий Квирикашвили представлен кандидатом на пост премьера Грузии Главой МИД Грузии назначен Георгий Квирикашвили Георгий Квирикашвили утвержден премьер-министром Грузии Новым главой МИД Грузии стал министр экономики Георгий Квирикашвили
Төркем:Гөрҗистан сәясәтчеләре Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Тифлистә туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1967 елда туганнар Төркем:20 июль көнне туганнар