Алда́р (Алдар таз, Алдар күсә) — татар фольклоры персонажы, башкорт әкиятләрендә дә киң таралган. Хәйләкәр кеше борынгы заманда ук туган көнкүреш әкиятләрендә очрый. Төрле хәйләләр белән Алдар башка әкияти персонажларны алдый.Алдар. Tatarica. Татарская энциклопедия.
Татар һәм башкорт халык әкиятләре персонажы Алдар «Алдар белән Яман», «Алдар белән чәчән», «Пеләш Алдар һәм муллалар», «Алдар белән Зөһрә» һ. б. әкиятләрдә очрый.Энциклопедия Башкирии → АЛДАР И ЗУХРА.
Үткен акыллы Алдар — хәйлә, җитезлек һәм алдакчы образы.
Алдар халык акылын үз эченә ала. Алдар образы кешеләрнең наданлык, ахмаклык сыйфатларына капма-каршы тәңгәлләштерелә.
Башкорт әкиятләрендә Алдар хан, мулла яки сәүдәгәрләр белән очраша. Очрашу, гадәттә, Алдар аларны алдап китүе белән тәмамлана.
Казакъ халык әкиятләрендә Алдар Көсе (казакча Алдар Көсе — ягъни Сакалсыз Алдар) дигән уйлап чыгарылган фольклор персонажы, кыска юмористик һәм сатирик миниатюралар һәм мәзәкләр герое бар.
Искәрмәләр
Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
Әдәбият Башкирское народное творчество (БНТ). т. I—VIII — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1987—1995. т. V — Бытовые сказки.
Төркем:Татар мифологиясе