Ирек Борисович Богуславский (1967 елның 9 сентябре, Казан, ССРБ) — Россия эшмәкәре, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, V, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы.

Тормыш юлы Ирек Богуславский 1967 елның 9 сентябрендә Казан шәһәрендә туа. 1991 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын «Бухгалтер исәбе, контроль һәм хуҗалык эшчәнлегенә анализ» белгечлеге буенча тәмамлый.

1990 еллар уртасында Казанның М. Вахитов исемендәге химкомбинаты акционеры була һәм аның базасында «Нәфис Косметикс» ААҖ төзи. 1999 елда компания хуҗаларының берсе булып тора, «Реал Транс Хайр» ЯАҖ финанс директоры булып эшли, шул ук елда «Нәфис Косметикс» ААҖ директорлар советын җитәкли. 2004 елдан — «Казан май комбинаты» ААҖнең директорлар советына керә, 2005 елдан — «Казан май экстракциясе заводы» ААҖнең директорлар советын җитәкли

2013 елда Forbes журналы «Хакимият һәм акча. Федераль чиновникларның керемнәре рейтингы 2013» рейтингында Богуславскийны бер ел эчендә 389.8 млн сум керем белән 17 урынга билгеләгән. Forbes аңлатканча, Богуславский төрле бизнес белән шөгыльләнгән: автомобильләр, мех белән сәүдә иткән.

2007 елда V чакырылыш Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана. 2011 елның декабрендә VI чакырылыш Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана. 2016 елның сентябрендә яңадан VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана.

Закон чыгару эшчәнлеге 2007 елдан 2019 елга кадәр, V, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, 238 закон чыгару инициативасы һәм федераль закон проектларына төзәтмәләр авторы була.

Гаилә Улы — Тимур Богуславский, Россия автоузышчысы, спорт мастеры.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Досье Ирека Богуславского на сайте Замполит Ирек Богуславский — Персона ТАСС

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның атказанган икътисадчылары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Россия эшмәкәрләре Төркем:Казанда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1967 елда туганнар Төркем:9 сентябрь көнне туганнар