Таила́нд (), Таиланд Патшалыгы ( [râːtɕʰa ʔaːnaːtɕɑ̀k tʰɑj]) — Көньяк-көнчыгыш Азиядә, Индокитай ярымутравының көньяк-көнбатыш өлешендә һәм Малакка ярымутравының төньяк өлешендә урнашкан дәүләт. Көнчыгышта Камбоҗа һәм Лаос, көнбатышта Мьянма, көньякта Малайзия белән чиктәш.

Тарих 1939 елга кадәр дәүләт Сиам дип аталган. «Тһай» (ไทย) сүзе «азатлык» дигәнне аңлата, һәм бу исем җисеменә туры килә, чөнки Таиланд Көньяк-Көнчыгыш Азиядә бәйсезлеген саклап калган бердәнбер ил (башка күршеләре Франция яки Бөекбритания колонияләре булган).

left|200px|thumb|Традицион архитектура

Мәдәният Дин Күпчелек халкы буддачылык тарафдары. Таиландлылар арасында аларның өлеше 94 %. Дин тотучылар саны буенча икенче урында ислам (4-4,6 %). Дүрт көньяк провинциядә (Наратхиват, Паттани, Сатун, Яла) һәм Сонгкхла провинциясенең көньягында мөселманнар күпчелекне тәшкил итә, нигездә — этник малайзиялеләр. Христианнар халыкның 0,7 % ын тәшкил итә. Таиландта 52 631 Һинд дине тарафдары яши, алар халыкның 0,09 % - ын тәшкил итә. Таиландта ислам Таиландта Һинд дине

Искәрмәләр

Чыганаклар

Тышкы сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча дәүләтләр Төркем:Таиланд Төркем:Конституцион монархияләр Төркем:Унитар дәүләтләр