Эмин Җабраил улы Мәхмудов (; 1992 елның 27 апреле, Красносельское авылы, Саатлы районы, Азәрбайҗан) — Россия һәм Азәрбайҗан футболчысы, «Нефтчи» клубы һәм Азәрбайҗан җыелма командасы ярымсакчысы.
Карьера
Клуб карьерасы
2010 елның 24 апрелендә Россия Премьер-Лигасында Мәскәү «Динамо»сына каршы матчта «Сатурн» өчен дебют ясый. Беренче голын 2010 елның 20 ноябрендә (Россия чемпионатының 29 нчы турында) «Анжи» капкасына кертә.
2011 елның 15 гыйнварында Мәхмудов Мәскәүнең «Спартак» командасы белән контрактка кул куя.
2011 елның 18 гыйнварында Эмин клуб составында Кишинёвның «Дачия» командасы белән иптәшләрчә уенда дебют ясый«Спартак» начинает с ничьей .
2011 елның 3 мартында Россия Кубогының 1/8 финалында Новосибирскның «Сибирь» командасына каршы Эмин рәсми матчларда «Спартак» өчен дебют ясый, шул ук уенда ул гол тапшыруын бирә, «Спартак» бу уенда 2:0 исәбе белән җиңү яулый һәм финалның 1/4 чыга. 2011 елның 14 мартында Мәхмудов «Ростов» белән матчта старт составында була, ул уенда «Спартак» 0:4 исәбе белән оттыраРФПЛ: Эмин Махмудов — Спартак . 2012 елның 25 февралендә «Томь» клубы тарафыннан арендалана. Сезон тәмамлангач, «Спартак»ка әйләнеп кайтаМахмудов возвращается.
2013 елның 14 февралендә аренда хокукларында Самарның «Крылья Советов» командасына күчә. 2014 елның 31 гыйнварында Мәхмудовның трансферы «Крылья Советов» тарафыннан сатып алына.
Аренда хокукларында 2015/16 сезонының трансфер тәрәзәсендә «Мордовия» клубына күчә.
2016 елның 20 июлендә Португалиянең «Боавишта» клубы белән контрактка кул куяМахмудов подписал контракт с «Боавиштой». Яңа клуб составында Мәхмудовның дебюты ноябрь ахырында гына булаДебют Эмина Махмудова за «Боавишту», ул Лиссабонның «Спортинг»ына каршы матчта алмашка чыга. Ә инде бер айдан соң Эмин үз карьерасында беренче «португал» тубын «Насьонал» капкасына кертәМахмудов забил первый гол за «Боавишту». Гол җиңү китерә, «Боавишта» 2:0 исәбе белән җиңә.
2017 елда Азәрбайҗанның «Нефтчи» клубына күчә. 2018/19 сезонында Эмин Мәхмудов Азәрбайҗанның «Нефтчи» командасы составында Азәрбайҗан чемпионатының көмеш призёры була. 2020/21 сезонында Азәрбайҗан чемпионатында җиңү яулый.
Җыелма командада Мәхмудов 18 һәм 19 яшькә кадәр Россия җыелма командалары өчен уйныйПрофиль игрока (англ.) на сайте Transfermarkt. Соңрак ул Азәрбайҗанның яшүсмерләр җыелма командасына чакырылаХавбек «Спартака» Махмудов выбирает между сборными России и Азербайджана .
2011 елның 8 февралендә Эмин Азәрбайҗан җыелма командасына чакырылырга мөмкин дигән мәгълүмат пәйда була. Футболчы кулында Россия һәм Азәрбайҗан паспортлары булу сәбәпле, кайсы җыелма команда өчен уйнарга теләвен бик озак уйлаган. 2016 елның 5 августында Халыкара футбол федерациясе уенчылары статусы буенча комитет Мәхмудовка Азәрбайҗан җыелма командасы өчен чыгыш ясарга рөхсәт итә.
2016 елның 4 сентябрендә Сан-Марино җыелма командасына каршы 2018 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу турниры матчында Азәрбайҗан җыелма командасы өчен Эмин Мәхмудовның дебюты була.
Казанышлар
«Спартак» Россия чемпионатының көмеш призёры: 2011/12 «Крылья Советов» ФНЛ Беренчелеге җиңүчесе: 2014/15 «Нефтчи» Азәрбайҗан чемпионы: 2020/21
Россия җыелма командасы (21 яшькә кадәр)
Бердәмлек Кубогы иясе: 2012, 2013
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Русия футболчылары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1992 елда туганнар Төркем:27 апрель көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Азәрбайҗан футболчылары