Фәррух Усан улы Дустов (1986 елның 22 мае, Ташкәнт, ССРБ) — үзбәк профессиональ теннисчысы, Дэвис Кубогында Үзбәкстан җыелма командасы әгъзасы.

Гомуми мәгълүмат Фәррух — Усан һәм Гөли Дустовларның өч баласының берсе; аның абыйсы Улугбәк һәм сеңлесе Дилбәр бар. Апасы Фәррухны теннис кортына беренче тапкыр алып килә.

Яраткан катлам — хард, иң яхшы удар — бирүFarrukh Dustov. ATP Tour.

Спорт карьерасы

2003 елда Дустов профессиональ теннис карьерасын башлый, шул ук ел азагында ике тапкыр ITF Futures класслы турнирларның парлы разрядта финалында була. 2003 елның көзендә Меранода (Италия) ялгыз разрядта «фьючерс»ның финалына беренче тапкыр чыга һәм шунда ук карьерасында бу дәрәҗәдә беренче титулны яулый. 2006 елның июлендә Пензада ул ATP Challenger Дөнья турына караган югарырак дәрәҗәдәге турнирда да җиңү яулый ала, ә парлы разрядта беренче шундый ук уңыш аңа 2010 елда гына килә. Гомумән алганда, Дустов исәбендә «челленджер»да — биш һәм парлы разрядта дүрт титул бар (аларның өчесе 2013 елда). АТР-тур турнирларында Дустов чыгыш ясамый, ә Зур Шлем турнирларында бер генә тапкыр да квалификация сайлап алуын уза алмый. Карьерасында иң яхшы урын — 98 нче урын, 2015 ел башында Вроцлавта чираттагы «челленджер»да отып, моңа ирешә ала. Әмма алга таба аның нәтиҗәләре кими башлый һәм елны Дустов рейтингның икенче йөз уртасында тәмамлый, ә 2016 ел азагына бишенче йөзлеккә төшә. Бу сезонны тәмамлый алмый, чөнки АКШ Ачык чемпионатының сайлап алу матчында кул чугына җәрәхәт ала.

Шактый тыйнак шәхси уңышларына карамастан, Фoррух Дустов көчле Үзбәкстан теннисчыларының берсе һәм Дэвис Кубогында үз иле җыелма командасының даими уенчысы булып тора. 2005 елдан ул Үзбәкстан командасы өчен 21 матчта 40ка якын уен үткәрә, ул ялгыз разрядта ун җиңү һәм парлы разрядта җиде тапкыр җиңү яулый. Нигездә, Дустов җыелма команда белән бергә I Азия-Океан төркемендә чыгыш ясый, ләкин ике тапкыр (2009 һәм 2012 елларда) аңа Дөнья төркеме — Дэвис Кубогының югары эшелонына чыгарга ярдәм итә, анда үзбәк теннисчылары сербларга һәм казахларга оттыра.

Үзбәкстан җыелма командасы өчен озак чыгышлар Дустовка 20 һәм аннан да күбрәк матчта үз җыелма командалары өчен уйнаган теннисчыларга ITF тарафыннан тапшырыла торган «Тугрылык өчен» () бүләге лауреаты булырга мөмкинлек бирә. Үзбәкстанда бу бүләкнең башка лауреатлары Денис Истомин һәм Олег Огородов. Фәррух Дустов шулай ук Үзбәкстан җыелма командасы составында 2010 елгы Азия уеннарында да катнаша, тик кортка чыкмый. Дүрт елдан соң Инчхондагы Азия уеннарында ул Үзбәкстан җыелма командасы составында уйный һәм бакыр медальләр яулый.

Ел ахырына рейтингы Ел Ялгызрейтингы Парлырейтингы 2016 499 910 2015 161 495 2014 120 563 2013 209 197 2012 229 832 2011 261 986 2010 302 411 2009 487 756 2008 457 633 2007 252 428 2006 249 615 2005 557 492 2004 328 1,268 2003 485 718 2002 1331 2001 1225 1 008

Искәрмәләр

Сылтамалар

ATP сайтында профиле ITF сайтында профиле Дэвис Кубогы сайтында профиле

Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Ташкәнттә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1986 елда туганнар Төркем:22 май көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Теннисчылар Төркем:Үзбәкстан теннисчылары