Венера Хәсән кызы Гәрәева — татар хорлары дирижеры, Татарстан АССР халык артисты (1987).
Тәрҗемәи хәле 1943 елның 25 июнендә ТАССРның Саба районы Сүлә авылында туа. Алабуга культура-агарту училищесында (2013 елдан көллият) укый. Җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Җәүдәт Айдаров, аны шунда табып, 1961 елда ансамбльгә алып кайта да. Венера Гәрәева ансамбльдән нибары өч елга аерылып тора: туган ягы — Сабага кайтып музыка мәктәбендә эшли.
1972 елда Сабадан Казанга Җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры булып кайта — композитор Александр Ключаревның өндәвенә каршы тора алмый. 1974 елдан башлап Казан музыка укуханәсендә белем бирә.
2020 елның 26 октябрендә иртәнге якта дәвамлы авырудан соң, COVID-19 ны кичереп, Казандагы хастаханәдә вафат.
Иҗаты Венера Гәрәева җитәкчелегендәге ансамбльләр төрле бәйгеләрдә катнашкан һәм беренче урыннар яулаган:
"Нәүрүз" квартеты Халыкара Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның лауреаты (2007, 2008 еллар) Ирләр триосы Халыкара фольклор конкурсы лауреаты (Петербург, 2007 ел)
Венера Гәрәевә даими рәвештә Вафирә Гыйззәтуллина һәм Әлфия Авзалова конкурсларына жюри буларак чакырылган.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Татарстанның халык артисты, педагог Венера Гәрәева вафат Азатлык радиосы, 26.10.2020
Сылтамалар
Шулай ук карагыз Хор
Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Төркем:Алабуга мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар