Газзә (, ) — Фәлистыйн автономиясенең Газзә секторында урнашкан шәһәр. Халык саны якынча 600 мең кеше. Фәлистыйн автономиясенең халык саны буенча иң эре шәһәре. thumb|left|Секторда Газзә шәһәренең урнашуы
Тарих Шәһәрнең 5 мең еллык тарихы бар. Б.э.к. XII гасырда шәһәрне Крит утравыннан килгән борынгы фәлистыйнлы халкы яулап ала. Б.э.к. 332 елда шәһәр Александр Македонский тарафыннан яулап алына һәм тора-бара эллинлаша. Соңрак шәһәр римлылар, аннары византиялеләр кулына төшә. VII гасырның беренче яртысында Газзә барлык Фәлистыйн территориясе белән бергә Гарәп хәлифәлеге составына керә. 1517 елда шәһәрне Госманлы дәүләте падишаһы Сәлим I яулап ала. 1798 елда шәһәр Наполеон Бонапарт кулына төшә. Озак үтми ул кире төрекләр идарәсе астына кайта. 1832 елда аны Мисыр яулап ала һәм сигез ел дәвамында шәһәр алар кулында була (1841-1917 яңадан төрекләр идарәсе астында). 1917 елда инглизләр төрекләрне Газзә өчен сугышта җиңгәннән соң шәһәр Бөекбританиянең Фәлистыйн мандатына кертелә. 1947-1949 еллардагы гарәп-яһүди сугышы дәвамында Газзә территорияләрен Мисыр яулап ала. 1967 елда Алты көнлек сугыш нәтиҗәсендә шәһәр Исраил тарафыннан тартып алына һәм әлегәчә аларның кулында кала бирә.
Кардәш шәһәрләр Барселона (), Испания Дюнкерк (), Франция Турин (), Италия Кашкайш (), Португалия Агадир (), Марокко Тромсө (), Норвегия
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Фәлистыйнда ислам
Төркем:Фәлистыйн Төркем:Шәһәрләр