«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены () ― Башкортстанның дәүләт бүләге. 1998 елда булдырылган. Республиканың дәүләт бүләкләре арасында беренче дәрәҗәле урында, аннары ― «Халыклар дуслыгы ордены» һәм «Салават Юлаев ордены».

Тарих 1998 елда Башкортстан Президенты Указы нигезендә булдырылган.

Орденның беренче кавалеры (2000) ― Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов, 1993―2010 елларда БР президентыГлавным государственным наградам Республики Башкортостан исполнилось 10 лет. sterlegrad.ru.

Статус «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнүгә Башкортстанның башка дәүләт бүләкләренә, мактаулы исемнәренә лаек булганнар тәкъдим ителә ала: Башкортстан Республикасы алдындагы аерым зур хезмәтләре өчен; хезмәттә күрсәткән аерым зур уңышлар өчен; дәүләт һәм иҗтимагый эшчәнлекләрендә аерым зур хезмәтләр өчен; халыклар арасында тынычлыҡ, дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуда аерым зур хезмәтләр өчен; тәртип һәм иминлек саклау эшенә зур өлеш керткән өчен.

Орден белән Россия Федерациясе гражданнары, шулай ук чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган шәхесләр бүләкләнә ала.

Моны да карагыз :Төркем:«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены кавалерлары

Сылтамалар Закон Республики Башкортостан «О государственных наградах и почётных званиях Республики Башкортостан»(в ред. Законов РБ от 07.11.2006 N 371-з, от 03.07.2007 N 448-з, от 24.06.2008 N 20-з)

Искәрмәләр

Төркем:«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены Төркем:1998 елда барлыкка килгән бүләкләр Төркем:Россия Федерациясе субъектларының югары дәүләт бүләкләре