Нәби Дәүли — күренекле шагыйрь.
Шагыйрь 1910 елның 1 июнендә Әлки районының Яңа Камка авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Бик яшьли ятим калып, Царицын балалар йортында тәрбияләнгән. Шунда фабрика-завод мәктәбен тәмамлагач, Донбасс металлургия заводына эшкә җибәрелгән. 1931 елда Донецкида чыга торган «Пролетар» газетасы редакциясенә күчә. 1932-1934 елларда армия сафларында хезмәт итә. Аннан соң, Казанга кайтып, Яшь сталинчы газетасы редакциясендә эшли.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә, 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озатыла. 1945 елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, Совет Армиясенә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый. 1945-1956 елларда ул Казанда кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче булып эшли. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби иҗат эшеннән аерылмады.
Шагыйрьнең сугышка кадәр үк “Бәхет”, “Ал чәчәк”, “Уйлар”, “Кырык шагыйрь” дигән китаплары дөнья күрә. Сугыштан соң аның “Яшәү белән үлем арасында” һәм “Җимерелгән бастион” дигән повестьлары, “Минем танышларым”, “Тамгалы бүре”, “Хәерле көн, дуслар” дигән хикәяләр, “Иртәнге җыр”, “Яңа көннәр туганда”, “Юлда очрашулар”, “Көндәлек дәфтәре”, “Уфа каласы ни өчен матур?” кебек шигырь җыентыклары басылып чыкты.
Шагыйрь 1989 елда вафат.
Хәтер 2007 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 29 гыйнварындагы 85-р боерыгы белән Базарлы Матак татар гимназиясенә Нәби Дәүли исеме бирелгән Распоряжение об именовании гимназии Базарно-Матакской гимназией имени Наби Даули. Базарлы Матакның тарих-туган якны өйрәнү музее эспозициясендә язучыга бүлек багышланган. 2020 елның 7 маенда Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясеТатарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе (Базарлы Матак, Җиңүнең 40 еллыгы ур., 1нче йорт) территориясендә язучыга һәйкәл ачылганВ Алькеевском районе открыт памятник писателю, фронтовику Наби Даули. «Алькеевские вести», 7.05.2020. Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә укучыларның Нәби Дәүли исемендәге Республика фәнни-тикшеренү конференциясе () уздырылып килә: 2024 елда әлеге конференция 11нче тапкыр оештырылган XI республиканская научно-исследовательская конференция имени Наби Даули.
Гаиләсе Кызлары Наилә, Гөлфия Дәүләтшиналар.Зилә Мөбәрәкшина. Казан кооператив институтында язучы Нәби Дәүлине искә алганнар. Татар-информ, 2.05.2023
Искәрмәләр
Чыганаклар Шигърият.ру сайты Нәби Дәүли кызы Гөлфия
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар язучылары Төркем:Бөек Ватан сугышында әсир төшкән совет хәрбиләре